Бирешергә исәп юк. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының быелгы эшенә йомгак ясады

– Бүген без чиктән тыш катлаулы шартларда – махсус хәрби операция һәм глобаль санкцияләр басымы астында яшибез, – дип башлады үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

– Республикада икътисадны яңа шартларга көйләү дәвам итә, продукция, комплектлау детальләре китерү-җибәрү өчен яңа юллар салына, импортны алыштыру производстволарын булдыру, хезмәт урыннарын саклау буенча эш бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның даими игътибары, федераль үзәк ярдәме нәтиҗәсендә хакимият органнары белән бизнес бер йодрыкка тупланып эшли башлады, республика икътисады моңарчы күрелмәгән кыенлыкларга бирешмәвен күрсәтә.

Парламент эше йомгакларына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, быел 11 утырыш уздырылып, барлыгы 234 мәсьәлә каралган. Шуның 200дән артыграгы (85 проценты чамасы) – социаль юнәлешле мәсьәлә. Законнар чыгаруга, закон проекты эшчәнлегендә катнашучылар даирәсен киңәйтүгә парламент комитетлары каршындагы Экспертлар советлары зур өлеш кертеп килә. Алар, 2022 елда 67 утырыш үткәреп, 245 мәсьәлә караган. Дәүләт Советы 93 закон кабул иткән.
Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты, һичшиксез, җәмгыятьтә зур ыгы-зыгы һәм кызу бәхәсләр тудырды. «Эмоцияләр аңлашыла, әмма федераль үзәк шундый карар кабул итте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Төбәк законнарын «Гавами хакимиятне оештыру турында» федераль законга туры китерүгә бик җитди карадык, ведомствоара комиссия зур эш башкарды».

Фәрит Мөхәммәтшин быел парламент кабул иткән мөһим законнар арасыннан «2023 елга һәм планда каралган 2024, 2025 елларга республика бюджеты турында» законны атап үтте. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, төп финанс документының югары дәрәҗәдә социаль юнәлешле булуы (чыгымнарның 80 проценты чамасы шуңа туры килә) сакланып калган. Бюджетка, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, соңгы сайлау кампанияләре барышында тупланган наказларны үтәүгә чыгымнар кертелгән.
«Киләсе ел да социаль-икътисадый, шулай ук сәяси яктан җиңелрәк булмас кебек, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы ахырында. – Шуңа да карамастан, халкыбызның ил Президенты Владимир Путин тирәсендә тупланганлыгын, бердәмлеген саклап калу, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тирәсендә тагын да ныграк берләшү, намуслы эшләү, үз бурычларыңны үтәүгә җаваплы карау кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елга бурычларга тукталып, Дәүләт Советының Үрнәк планына инде 29 закон проекты кертелүен билгеләп үтте. «Алга таба да икътисадның тотрыклылыгын үстерүгә, кешеләребезнең социаль якланылышын, авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерүгә ярдәм итәчәкбез, – диде парламент башлыгы. – Илкүләм проектларны, республика планнары һәм программаларын тормышка ашыру да өстенлекле бурычларыбыз булып тора. Боларның барысы да Президентның республика Дәүләт Советына Юлламасында, шулай ук Стратегия-2030 документында урын алган».


Фикер өстәү