Быел узган елга караганда 3 тапкыр күбрәк кар чыгарылган

Кыш җиткәннән бирле Казан урамнарыннан 311 мең тонна кар чыгарылган  инде. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров әйтүенчә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк бу.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, 1 декабрьлән бирле республика башкаласында 60,5 мм күләмендә явым-төшем булган (айлык норманың 121 проценты).  Барлыгы 206 мең тонна кар – эретү пунктларына, 105 мең тоннасы өемнәргә озатылган. Узган ел шушы ук чорда Казан урамнарыннан 108 мең тонна кар чыгарылган булган.

Рөстәм Гафаров район хакимиятләре башлыклары белән очрашуда шәһәр юлларын җыештыруга җаваплы оешмаларның эшен тәнкыйтьләгән. Ул тротуарлар, җәяүлеләр сукмаклары, тукталыш тирәләре каралмауга игътибар иткән.


Фикер өстәү