Татарстан чикләүләргә ничек каршы торачак?

Көн саен үзгәреп торган вазгыятьтә хакимияттән дә, бизнестан да, халыктан да яңа шартларга тиз арада җайлашу сәләтен күрсәтү сорала. Ярдәм чаралары булганда файдаланырга, бәяләрне йөгәнләргә, эш урыннарын сакларга – Татарстан шул юнәлештә эш итәргә җыена. Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп нинди чаралар күрелер? Хакимият чикләнгән вазгыятьтә чикләнмичә яшәү мөмкинлекләрен барлады.

Уртак җаваплылык

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнары вәкилләренә уртак бурыч куйды: җитештерүчәнлекне һәм эш урыннарын саклап калу. Аның сүзләренчә, төрле тармакларга, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Үзебезнекеләрне республика да онытмаячак.

– Эш урыннарын һәм җитештерүчәнлекне саклап калырга кирәк. Иң мөһиме – халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, даруларга, медицина эшләнмәләренә, көнкүреш товарларга кытлык булдырмау. Халыкка, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итү зарур. Бәяләр үсешен булдырмый калуга да аерым игътибар итәргә кирәк, – диде ул.

Бу бурычларны үтәүдә Президент кушуы буенча оешкан оператив штабның ике юнәлештә эш алып баручы комиссиясе җаваплы. Чикләүләргә бай узган атнада алар нинди эш башкарган? Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шул хакта хисап тотты.

Штабның төп бурычы – халыкны беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары белән тәэмин итү. Министр сүзләренчә, сәүдә нокталарында алар җитәрлек дәрәҗәдә. Барысы да элеккечә эшләвен дәвам итә. Кибет киштәләренең товарлар белән тәэмин ителешен көн саен тикшереп торалар. Тарату үзәкләрендә дә (распределительные центры. – Ред.) товар кытлыгы юк. Икмәк, икмәк ризыклары белән тәэмин итүче предприятиеләрнең эшчәнлеге бозылмасын өчен, шикәр һәм он запасларының резерв фонды булдырылган. Район хакимият вәкилләренә дә, министрлыкларга да бәяләрнең нигезсез үсешен булдырмаска кушылды. Андый очраклар турында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә хәбәр итәргә кирәклеге искәртелде.

Бәя уйнавы халыкның үзеннән дә тора, әлбәттә. Кибеттәге хәлләр коронавирус пандемиясе яңа башланган чакларны искә төшерде. Халык ул чакта да «кирәге чыгар әле» дип азык-төлек, башка кирәк-ярак җыйды. Хәзер дә эт чаба дип, бет чаба кебек. Кирәгеннән артык алынган тоз, шикәр, ярма белән нишләп бетәр икән соң халык? Һәрхәлдә, бер ай эчендә файдаланып бетерәселәре шик тудыра. Әнә «Авито» һәм башка игъланнар сайтларында үз бәясенә сатып алган товарларны берничә мәртәбә арттырып саткан «акыллы» кешеләр күренгәли башлады инде. Үз тамагың кадерлерәк чакта кеше хакында уйлыйсы килми. Үзебезгә берничә айлык запас туплау, йә булмаса вазгыятьтән файдаланып калу теләге бүтәннәрне – мохтаҗракларны ач калдырмасын иде.

Татарстан Президенты «Телеграм» каналында да кайбер товарлар бетә икән дип коткы таратырга кирәкмәвен искәртте. «Шикәргә бәйле күп сораулар килә. Складта товар бар. Киштәгә тезеп салуга, сатып алып бетерәләр. Шикәрне үзебезнең Зәй шикәр заводы җитештерә. Алга таба да әлеге продукция белән ул тәэмин итәчәк. Ыгы-зыгы тыначак, бу вакытлыча», – дип язган ул.

Тарату үзәкләрендә дә азык-төлек, башка төр товар күләме җитәрлек. Әйтик, X5 Retail Group үзәгендә (ул «Пятерочка», «Перекресток», «Карусель» кибетләренә товар бүлеп бирә) запаста продукциянең 6 меңләп төре бар. Соңгы арада карабодай ярмасы, он, шикәргә ихтыяҗ зур икән. Складта тәкъдим ителгән товарның 32 процентын Татарстан җитештерүчеләре били.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» җәмгыятендә шәхсән булып, иң кирәкле даруларны җитештерү эше ничек оештырылуын да карап кайтты. Хәзерге вакытта биредә даруның 131 төрен чыгаралар, шуларның 60ы тормыш өчен кирәкле булган препаратлар исемлегенә керә. Боларның бәясен дәүләт үзе көйли. Президентка фармацевтика өлкәсендәге яңа эшләнмәләр турында да сөйләделәр. Араларында импортка алмаш булырдай тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, трансплантология юнәлешендәге «Феломика», «Такролимус» препаратлары, онкология авыруларын дәвалауда куллану өчен «Абиратерон» һәм «Капецитабин», даруларны алга таба җитештерү өчен махсус чимал. Бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов дару җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү чаралары турында уйларга кушты.

Президент яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү эше белән дә шәхсән танышты. Россия технологияләрен кулланып эш иткән «Майский» комплексында елына 43 мең тонна яшелчә үстерәләр. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, комбинат үз продукциясен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә тәкъдим итәчәк. Мәгълүм булганча, ярминкәләр 19 марттан башлана.

Хезмәт базары

Республикада рәсми төстә теркәлгән эшсезләр саны 10,1 мең кешегә җиткән. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, хезмәт базарында киеренкелек барлыкка килү куркынычы да бар. Шул ук вакытта, ил базарыннан китәргә карар кылган чит ил оешмалары эш урыннарын да, эшчеләргә дигән хезмәт хакын да саклап калырга вәгъдә итә. Министр эш урыннарына бәйле вазгыять даими күзәтчелек сорый дигән фикердә.

– Федераль министрлык белән берлектә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга матди ярдәм бүлеп бирүне хәл итәргә кирәк, – диде ул бу уңайдан.

Сорауларны уртага салып хәл итәр чак. Министр оешма-предприятиеләрдә барлыкка килгән проблемаларны вакытында хәбәр итеп, аннан чыгу юлларын бергә эзләү кирәклеген искәртте.

Шунысы да бар: вазгыятьнең киеренкелеге дә озак вакытка сузылырга мөмкин. Бу җәһәттән санкция керткән илләрдән кайтартыла торган продукциягә алмаш табу бурычы тора. Министр моннан чыгу юлын өч юнәлештә күрә.

– Беренчедән, башка илләрдән кайтарту эшен оештырырга кирәк. Транспорт һәм Сәнәгать министрлыклары исә оешмаларга Россия тимер юллары катнашында логистика эше белән ярдәм итәргә тиеш. Икенчедән, төбәкара кооперация булдырырга. Өченчедән, республикада импортны алыштыру өчен продукция җитештерүне оештырырга, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Моның өчен предприятиеләрнең булдыра алганча федераль үзәк күрсәткән барлык ярдәм чараларында катнашуы кирәк. Әйтик, система барлыкка китерүче оешмаларга (ә Татарстанда аларның саны (барлык филиал, холдингларын исәпкә алып) – 137), кредитларны реструктуризацияләү яки яңаларын алу өчен дәүләт гарантияләре, чыгымнарны кайтару өчен субсидияләр каралган.

Файдаланырга кирәк!

Ярдәм чараларының зур өлеше мәгълүмати технологияләр тармагына кагылды. Федераль үзәк аларны салымнан һәм тикшерүләрдән азат итәчәк. Бу мөмкинлектән Россия Цифрлаштыру министрлыгы аккредитациясен узган оешмалар файдалана ала. Татарстанда исә бу уңыш 3 мең оешманың 243енә генә тәти. Мидхәт Шаһиәхмәтов ярдәм чараларыннан файдалану өчен мөмкин булганча күбрәк оешмаларны аккредитация узарга өндәде.

Кризиска каршы федераль ярдәм чаралары эшкуарларга да кагылачак. Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, зыян күргән тармакларда (70 төр) эшчәнлек алып барган эшмәкәрләр кредит каникулыннан файдалана ала. Ул алты айга бирелә. Шулай ук бизнес вәкилләрен ел азагына кадәр күзәтчелек органнарының тикшерүләреннән азат итәчәкләр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып, республика дәрәҗәсендә ярдәм чаралары исемлеге әзерләнгән. Бу – микрозайм шартнамәсе буенча бурычны кичектереп тору, үзмәшгульләр өчен җиһаз сатып алуга субсидия бирү, сәнәгать паркларының инфраструктурасын үстерү.

 


Фикер өстәү