Айдар Сәлимгәрәев: «Ватаным Татарстан» — милләтебезгә зур йогынты ясаган басма»

Әлеге минутларла «Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллыгы уңаеннан Милли Китапханәдә тантаналы чара уза.

Газетаны юбилее белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

— «Ватаным Татарстан» — чын мәгънәсенду, безнең татар журналистикасына, гомумән, милләтебезгә зур йогынты ясаган басма. Бер яктан, рәсми басма буларак төпле һәм сыйфатлы язу, ә икенче яктан, халыкчан һәм җиңел телле булып калу — ул зур казаныш. Сез бу эшне зур сыйфат белән башкарасыз. Быел исә газетага инде 105 ел, ә ул әле да яшәп килә: һәрвакыт яңалык эзли, яңа ысуллар белән тугры укучыларына барып җитергә тырыша. Барыгызны да бәйрәм белән! — диде ул.


Фикер өстәү