Гөлнара Сабирова: «Бүген газетабыз яңа тарихын яза»

Әлеге минутларда Милли Китапханәдә «Ватаным Татарстан» газетасының 105 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара уза.

Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова юбилей кичәсенә килгән ветеран журналистларга, «ВТ»ның бүгенге коллективына, аның якын дусларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

— «Газеталар үләчәк». Бу сүзләр беренче тапкыр яңгыраганга бер генә дистә ел узмады инде. «Ә кем укый сезне?» Күңелгә пычак булып кадала торган әлеге сорау да бер генә ел бирелми инде. Әмма бернинди авырлыкларга, кыенлыкларга, киртәләргә карамастан, көн саен меңәрләгән тираж белән газета-журналлар укучыга барып ирешә. «Ватаным Татарстан» газетасы да инде 105 елдан артык укучысына хезмәт итә, — диде ул. — «Ватаным Татарстан» газетасы һәрвакыт хакимият белән халык арасында арадашчы булды. Без халыкка да, хакимияткә дә кирәк булуыбызны белеп эшлибез. Бүгенге заман безнең алга яңа таләпләр, бурычлар куя. Һәм без бу бурычларны лаеклы башкарабыз дип саныйм. Бүген газетабыз яңа тарихын яза. Милләт тарихын, республика һәм ил тарихын. Без исән. Без яшибез. Бүгенге бәйрәм — бөтен татар матбугатының бәйрәме ул.


Фикер өстәү