13 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Россия матбугаты көне

Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме СССР чорында ук гамәлгә куелган иде. Совет матбугаты көнен без 5 майда бәйрәм иттек. Бу көнне “Правда” газетасының беренче саны дөнья күргән. 1991 елның ахырында исә әлеге бәйрәмне 13 гыйнварга күчерергә карар кабул ителде. Бу үзгәреш 1703 елда “Ведомости” дип аталган Россия газетасының беренче саны чыгуга, ягъни Россия Югары Совет Президиумы карарында әйтелгәнчә, «гаделлекне торгызуга» бәйле.

Һава торышын фаразлау

148 ел элек (1872) Санкт-Петербургта беренче тапкыр көндәлек метереология бюллетеньнәре чыгара башлыйлар. Бу илебездә һава торышын фаразлау буенча беренче хезмәт була. Аны академик Генрих Вильд оештыра. Беренче бюллетеньгә телеграф аша 26 метеостанциядән алынган хәбәр урнаштырыла.

Хөкүмәт газетасы

151 ел элек (1869) Санкт-Петербургта «Правительственный вестник» газетасының беренче номеры дөнья күрә. Аны Эчке эшләр министры Александр Тимашев оештыра. Газетада хөкүмәт яңалыклары, Дәүләт Советы, Министрлар Советы утырышларыннан отчетлар, чит илдән килгән телеграммалар, сайлаучы исемлекләре, тираж таблицалары, биржа күрсәткечләре урнаштырыла. Аның «Сельский вестник», «Вечерние известия», «Вечернее прибавление» дип аталган кушымталары да була. Газета 1917 елның февраль аена кадәр нәшер ителә.

Әдәби газета

190 ел элек (1930) «Литературная газета» ның беренче номеры дөнья күрә. Аны Петр Вяземский һәм Александр Пушкинның актив катнашында Петербургтагы әдәбиятчылар түгәрәге оештыра. Газета битләрендә күренекле Россия язучыларының шулай ук чит ил авторларының әсәрләре басыла. Бер ел ярымнан газета яшәүдән туктый. 1840 елда ул яңадан чыга башлап, 9 ел эшчәнлеген дәвам итә. Аның битләрендә Виссарион Белинский, Владимир Даль, Николай Некрасов әсәрләре нәшер ителә. Өченче тапкыр “Литературная газета” 1929 елның 22 апрелендә басыла башлый һәм бүгенгәчә дәвам итә.


Фикер өстәү