5 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Европа көне

Европа Советы карары белән 1964 елда гамәлгә куела. 1949 елда бу көнне Лондонда 10 дәүләт – Бельгия, Бөекбритания, Дания, Ирландия, Италия, Люксембург, Нидерланд, Норвегия, Франция һәм Швеция – Европа Советының уставына кул куялар. Европа көнен шулай ук 9 майда да билгеләп үтәләр. Бу көнне 1950 елда соңрак Европа берлеге дип атала башланган оешманы төзүгә беренче адым дип саналган Шуман декларациясе кабул ителә.

Халыкара инвалидларның хокукы өчен көрәш көне

1992 елның 5 маен 17 Европа илендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр инвалидларның хокукларын саклау өчен көрәш көне буларак билгеләп үтәләр. Бөтендөнья сәламәтлек  саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җир йөзендә 1 млд тан артык кеше (халыкның 15 проценты) – инвалид, шуларның 100 млн нан артыгы – балалар. 2006 елның декабрендә Инвалидларның хокуклары турында конвенция кабул ителә. Аны 155 дәүләт имзалый, 140 тан артыгы ратификацияли.

Халыкара акушерлар көне

Бу идеяне 1987 елда Нидерландта Халыкара акушерлар ассоциациясе конференциясендә күтәреп чыгалар. Рәсми төстә 5 елдан соң гына бәйрәм ителә башлый. Бүген ул 50 илдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләнеп үтелә.

Водолазлар көне

Водолазларның, дайвинг буенча инструкторларның һәм су астында йөзәргә яратучыларның рәсми бәйрәме 2002 елда гамәлгә куела. 1882 елда бу көнне Кронштадта АлександрIII указы белән водолазлар мәктәбе ачыла. Монда флот өчен водолазлар хәзерләп кенә калмыйлар, бәлки яңа җиһазлар да җитештерәләр. Бу мәктәп кыска вакыт эчендә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә абруй казана. Анда укырга төрле илләрдән белгечләр килә.

«Правда»ның беренче номеры

109 ел элек (1912) Санкт-Петербургта “Правда” газетасының беренче номеры дөнья күрә. Аңа нигез салучы һәм беренче редакторы – Влвдимир Ленин. Газета эшчеләрдән  җыелган взнос акчасына нәшер ителә. Тиражы – 40 мең, кайбер айларда 60 меңгә җитә. 1922 елдан 1991 елга кадәр бу көн  Матбугат көне буларак бәйрәм ителә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү