4 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара интернет көне

Бу көнне тарихта беренче мәртәбә 20 томлык «Etymologiae» энциклопедиясен төзегән Исидор Севильский вафат була. Бу китапны барыбыз да яратып өлгергән, бүгенге көндә иң алга киткән сайтларның берсе «Википедия»ның үрнәге дисәк тә була.  Үзебезнең Рунет туган көн исә 1994 елның 7 апреленә туры килә. Бу көнне югары дәрәҗәдәге халыкара милли доменнар җыю базасында «.ru» домены барлыкка килә.

Үлем җәзасы

270 ел элек (1753) Елизавета Петровна Россия империясендә үлем җәзасын юкка чыгара. Патшабикәнең, хакимияткә килсәм, бер кешене дә тормышыннан мәхрүм итмәс идем, дип әйткән дигән сүзләре тарихка кереп кала. Үлем җәзасы чыбык белән суктыру һәм сөрген хезмәтләренә алыштырыла. Аңлашыла ки, чыбык белән суктыруга бар кеше дә түзә алмаган, әмма инде бу казна үлеме дип саналмаган.

НАТО

74 ел элек (1949) Төньяк Атлантика килешүе оешмасы (НАТО) төзелә. Бу документ Вашингтонда имзалана.  Аны гамәлгә куючылар – 12 ил: АКШ, Канада, Исландия, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Нидерланд, Люксембург, Норвегия, Дания, Италия, Португалия. Хәзер бу оешмага 30 ил керә.

С витамины

91 ел элек (1932) Америка биохимигы Чарльз Глен Кинг С витаминын уйлап таба. Ул лимон согыннан с витаминын бүлеп чыгаруга биш ел гомерен сарыф итә. С витамины нерв системасына, кан тамырларын ныгытуга, кан әйләнешен нормальләштерүгә уңай тәэсир итә. Шулай ук организмны вируслардан һәм бактерияләрдән саклый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү