19 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә Коралчылар көне

Бу көн – оборона-сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре, инженерлар һәм конструкторларның һөнәри бәйрәме. Коралчылар көнен булдыру идеясен 2010 елда легендар конструкторыбыз Михаил Тимофеевич Калашников тәкъдим итә. Бәйрәм шактый яшь булуга карамастан, ул илебез җиңүләренең күп гасырлык тарихы символы булып тора, Россиянең көчлелеген һәм куәтен күрсәтә.

«Смайлик»ның туган көне

1982 елның 19 сентябрендә Карнеги-Меллон университеты профессоры Скотт Фалман беренче тапкыр өч символдан (ике нокта, дефис, җәя) торган «елмаючы зат» билгесен кулланырга тәкъдим итә. Бу электрон лексиконны тулыландыру була.

Шул вакыттан бирле «смайлик» электрон аралашуның үзгәрешсез атрибуты була һәм күпләр аннан башка аралашуны күз алдына да китерә алмыйлар. Һәм, әлбәттә, бу вакыт эчендә төрле мәгънәви һәм эмоциональ төсләр алып баручы күп санлы «смайликлар» барлыкка килә.

Беренче матурлык конкурсы

1888 елның 19 сентябрендә Бельгиядә тарихта беренче матурлык конкурсы уза. Беренче этапта кызлар жюри адресына җибәрелгән фотосурәтләр буенча финалга сайлана. Финал өлешендә 350 кандидат арасыннан «гүзәллек королевасы» титулына 21 дәгъвачы катнаша. Җиңүче 18 яшьлек креол кызы Берта Сукаре була, аңа 5 мең франк премиясе бирелә.

Беренче бөтендөнья гүзәллек конкурслары 1951 елда Лондонда уза: монда «Мисс Вселенная» һәм «Мисс Мира» исемнәре бирелә.

СССРда беренче гүзәллек конкурсы 1988 елда була. «Мисс Москва-88» смотрын оештыру белән комсомол шөгыльләнә, иганәче булып «Burda» концерны чыга. Аның журналлары ул вакытта Советлар Союзында  чыга гына башлый. Сайлап алу турына меңләгән кызлар килә. Җиңүне 16 яшьлек Маша Калинина яулый. Бу вакыйгадан соң Россиядә матурлык конкурслары шактый еш була.

Бөтендөнья пәрәвезендә СССР территориясендә куллану өчен домен теркәлә

Бөтендөнья пәрәвезендә SU домены СССР өчен югары дәрәҗәдәге милли домен була. Аны 1990 елда кертәләр. Советлар Союзы булмаса да, домен әлегә кадәр кулланыла. Илдә беренче челтәр проекты И.В. Курчатов исемендәге атом энергиясе институтында төзелә һәм физикларны, программистларны берләштерә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү