6 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия иминиятләштерүчесе көне

1921 елның 6 октябрендә Халык Комиссарлары Советы милекне дәүләтииминиятләштерү турында декрет кабул итә. Финанс Халык Комиссариатында баш идарә оештырыла. Бүген ул Госстрах дип атала.

Госстрах СССР да 70 елга якын монополияче була. 1988 елда Кооперация турындагы закон кабул ителгәч кенә дәүләти булмаган иминиятләштерү компанияләре барлыкка килә башлый.

Гомумән алганда, Россиядә иминиятләштерүнең 230 еллык тарихы бар. Ул Екатерина II нең 1786 елда илебездә беренче иминиятләштерү институтын оештыру турындагы манифестка кул куюыннан башлана.

 Бөтендөнья елмаю көне

Бу рәсми булмаган бәйрәм Америка рәссамы ХарвиБэлл белән бәйле. Аңа тиз арада иминият компаниясенә визит картасы ясарга кушыла. Ул без хәзер «смайлик» дип йөрткән«тупны» ясый. Әлеге заказны бик хуплап кабул итәләр.Һәркемдә күтәренке кәеф тудырган «смайлик» хөрмәтенә елмаю көнен булдыру турында тәкъдим була. 1999 елдан ул билгеләп үтелә дә башлый.

 Рус-төрек сугышы

255 ел элек (1768) 1768-1774 елгы рус-төрек сугышы башлана. 6 октябрь көнне Госманлы империясе Франция һәм Австрия ярдәме белән Россиягә каршы сугыш игълан итә. Сугыш барышында Петр Румянцев һәм Александр Суворов җитәкчелегендәге армия төрекләрне тар-мар итә. Тынычлык килешүе нәтиҗәсендә Азов һәм Керчь Россия империясенә күчә.

 Зыянлы җир тетрәү

75 ел элек (1948) Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта бик көчле җир тетри (Рихтер шкаласы буенча 7,3 магнитуда белән). Аның үзәге 18 километр тирәнлектә нәкъ шәһәр астында була.

Бу каза нәтиҗәсендә шәһәр халкының өчтән ике өлеше һәлак була, биналарның 98 проценты җимерелә. Бүгенгә көнгә кадәр үлүчеләрнең төгәл саны юк. Ашхабадтан кала башка торак урыннар да зыян күрә.

Бу җир тетрәү кешелек тарихында иң зур зыян китерүчеләрдән берсе дип санала. 1995 елдан бирле 6 октябрь Төрекмәнстанда Хәтер көне буларак билгеләнеп үтә.

Легендар истребитель

46 ел элек (1977) легендар МиГ-29 истребителе үзенең беренче очышын  ясый. Микоян исемендәге конструкторлыкбюросында эшләнгән самолетны очучы-сынаучы Александр Федотов һавага күтәрә. Хәзерге вакытта МиГ-29 истребительләре һәм аның алдагы модификацияләре Россия Кораллы көчләре тарафыннан уңышлыфайдаланыла, шулай ук башка илләрдщдщ бар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү