31 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

99 ел элек (1924) беренче СССР Конституциясе кабул ителә

1922 елның декабрендә РСФСР, Украина, Белоруссия, Азербайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары вәкиллекләре  катнашында СССР һәм Союз Килешүе төзелү турындагы Декларациягә кул куела. 1924 елның 31 декабрендә Советларның II Бөтенсоюз корылтае бертавыштан яңа илнең беренче Конституциясен раслый. СССР ның Төп законы ике бүлектән тора: СССР төзелү турында Декларация һәм СССР төзелү турында Килешү. Анда гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, җирле һәм идарә органнарына сайлау хокуклары күрсәтелми. Бу мәсьәләләр республика конституцияләре белән җайлана. 12 елдан соң «Сталин» конституциясе кабул ителә. 1978 елны «Брежнев» конституциясе үз көченә керә. Ул СССР да соңгы конституция була һәм ил таркалганчы гамәлдән чыкмый.

Россия Федерациясенең Төп законы 1993 елның 12 декабрендә үткәрелгән референдумда кабул ителә. 32,9 миллион кеше тавыш бирә (бу – исемлеккә кертелгән халыкның 54,4 проценты).Төп Закон рәсми төстә 1993 елның 25 декабрендә үз көченә керә.

Халыкара зәркәнче көне

Бәйрәм оештыру идеясе 2002 елда Костромада «Россиянең алтын боҗрасы» фестивалендә барлыкка килә. Ә алты елдан соң, 2008 елда, Ташкентта узган яшь ювелирлар фестивалендә Халыкара ювелирлар көнен 31 гыйнварда гамәлгә кую турында карар кабул ителә. Дата очраклы рәвештә генә сайланмаган: нәкъ менә гыйнварда ювелирлар үз тамгасын терки.

Бу һөнәр борынгы Мисыр фараоннары чорында ук барлыкка килгән дип санала. Якынча 5 мең ел элек. Россиядә зәркән эше тарихы X-XII гасырда башлана. Бөек Устюг, Вологда, Кострома, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Мәскәү кебек шәһәрләр тарихның төрле вакытында рус зәркән иҗаты үзәкләре була.

90 ел элек (1933) СССР Халык комиссарлары советы каршында радиофикация һәм радиотапшырулар буенча Бөтенсоюз комитет төзелә

Ул илдә радиотапшырулар белән җитәкчелек итә, шулай ук радиоэлемтә, радиофикация һәм радиотехника үсеше белән шөгыльләнә. 1949 елда Радиокомитет икегә бүленә. Берсе бөтенсоюз радиотапшырулары белән, ә икенчесе чит ил тапшырулары белән җитәкчелек итә. 1953 елның мартында ике комитет та СССР Мәдәният министрлыгы составына керә.

130 ел элек (1893) «Кока-кола»ның сәүдә билгесе теркәлә

Бу эчемлек 1886 елны Атлантада (АКШ) уйлап табыла. Ул кока яфраклары белән кола агачы чикләвекләреннән җитештерелә. Бүген бу эчемлек дөньяның 200 илендә сатыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү