8 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара рәссамнар көне

Ул 2007 елда «Дөнья халыклары сәнгате» Халыкара Ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куела. Рәссамнар көне – профессионаллар өчен генә түгел, бәлки сәнгать сөючеләр өчен дә бәйрәм.

 

Россия казначылыгы оешу көне

Бу көнне 1992 елда Россия Президенты Борис Ельцин «Федераль казначылык турында»гы 1556 номерлы Указга кул куя, аның нигезендә Россия Федераль казначылык органнары системасы төзелә.

 

31 ел элек (1991) СССРның таркалуы һәм БДБ оештыру турында килешү имзалана

Бу килешүгә РСФСР президенты Борис Ельцин, Украина президенты Леонид Кравчук һәм Беларусь Республикасы Югары Советы рәисе Станислав Шушкевич кул куялар.

БДБ оештыру турындагы килешү Белоруссия һәм Украина Югары Советлары тарафыннан 10 декабрьдә ратификацияләнә, ә Россия Югары Советы тарафыннан – 12 декабрьдә.

Барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен элеккеге 11 союздаш республика башлыкларының махсус очрашуы оештырыла: Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Россия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина (элеккеге союздаш республикалардан Латвия, Литва, Эстония һәм Грузия булмый). Аның нәтиҗәсе 1991 елның 21 декабрендә Алма-Ата декларациясенә кул кую була, анда БДБ ның максатлары һәм принциплары теркәлә.

 

55 ел элек (1967) Бөекбританиядә машина йөртүчеләрнең канында алкогольне тикшерү буенча беренче закон кабул ителә

Анда норма буенча канда алкогольнең күләме 0,8 промиль булырга мөмкинлеге языла. Шулай ук транспорт чараларының максималь тизлеге дә билгеләнә: сәгатенә 70 миль (якынча сәгатенә 113 км). Ун ел үткәч, экспертлар әйтүе буенча, бу закон юлларда якынча 6000 кешенең гомерен саклап кала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү