Махсус хәрби операциядә катнашучыларга азык-төлек, җылы кием-салым, “буржуйка” мичләре һ.б. китерелгән.
Татарстанның Лаеш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга биш тонна гуманитар йөк алып килгәннәр. Йөкне районның хәрби комиссары Александр Афанасьев шәхсән үзе китергән.
Шулай итеп, мобилизацияләнгән ир-егетләргә азык-төлек, җылы кием-салым, “буржуйка” мичләре һ.б. китергәннәр. Хәрбиләр ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдергән.
— Бик канәгатьбез. Хәрби комиссарыбызны күреп, аның белән исәнләшү, күрешү генә ни тора! Барыгызга да зур сәлам, – дигән бер хәрби.