Фирдүс Тямаев Донбасска гуманитар йөк илтергә ярдәм иткән

Аксубайда яшәүчеләр Донбасста яшәүчеләр өчен Аксубай һәм Нурлат районнарында җыелган гуманитар йөкне Луганск халык республикасына китергән. Гуманитар ярдәм җыю турында “Сельская новь” газетасында, шулай ук басманың социаль челтәрләрендә игълан ителгән булган.

Беренчеләрдән булып Александр Мартынов җитәкчелегендә районның газ хезмәте ярдәм кулы сузарга карар иткән. Гуманитар ярдәм җыюда шулай ук “Ак Барс страхование” компаниясе, Марсель Ислямов җитәкчелегендә Аксубай районы үзәк хастаханәсе катнашкан. Бу изге эшкә шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, шәхсән бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев, шәхси эшмәкәрләр дә кушылган. Өлкәннәр пенсияләренең яртысын диярлек Донбасста яшәүчеләргә тапшырган.

Гуманитар йөкне илтеп бирүдә Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев ярдәм кулы сузган. Ул йөкне Донбасс халкына китерү өчен автобус биреп торган. Автобус йөртүчесе дә Альберт исемле абыйсы икән


Фикер өстәү