Ярамаган тагын! Татар телендәге элмә такталарындагы хаталарны кем төзәтер?

Ярамаган тагын! Татар телендә элмә такта ясаучылар әнә шулай уйлый. Хаталарын табып, аларны ялгышларын төзәтергә мәҗбүр итүчеләрне Дәүләт Советында бүләкләделәр. Бу уңайдан махсус уздырылган быелгы бәйгедә 29 кеше катнашкан. «Халык контроле» системасына республиканың 33 районы һәм шәһәреннән 6,6 мең мөрәҗәгать килгән. Эшләгәннең файдасы бармы?

Җиңүчеләр белән очрашуда Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов республика һәм Казанның бөтен татар дөньясы өчен үрнәк булырга тиешлеген әйтте.

– Татар теле дөньядагы иң камил 14 телнең берсе дип танылган. Ул яклауга, саклауга һәм үсешкә лаек. Бу мохтаҗлык түгел, ә лаек булу. Әлеге бәйге –  телнең чисталыгын һәм атамаларның, күрсәткечләрнең дөрес язылышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән бик кирәкле проект, – диде ул. – Милли эчтәлегебездә, элмә такталардагы язмалар, белдерүләр мәсьәләсендә кимчелекләр күп. Әгәр дә бер эзлекле системасын тапмасак, алар булып торачак. Битараф булмаган кешеләрне никадәр күбрәк җәлеп итә алабыз, шуның кадәр файдасы күбрәк. Әле бу безгә килгән мөрәҗәгатьләр – кимчелекләрнең тузан бөртеге кадәре генә. Безгә җәмәгатьчелекне битарафлыктан чыгарырга кирәк. Бу эшкә тагын да күбрәк милләттәшләребезне җәлеп итәргә кирәк. Милли мохитебезне никадәр эчтәлеклерәк һәм сыйфатлырак итәбез, милләтебезнең гомере шуның кадәр озынаячак һәм телебезнең киләчәге өметле булачак.

Ә хаталар җитәрлек. Алар Казан белән Чаллыда да, күпчелек халкы татар булган районнарда да бар. Марат Әхмәтов әйтүенчә, һәр районның башкарма комитетларында җаваплы белгечләр булырга тиеш. «Бу мәсьәләне яшәү рәвешенә кертергә кирәк. Милли яшәү рәвешенә керсә, хаталар кимрәк булачак», – диде ул.

Хаталы атамаларның күбесе сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә карый. Шулай ук юл күрсәткечләре, торак пунктлар һәм урамнар исемнәре язылышында да хаталар күп.

Бәйге җиңүчеләре Чаллыда яшәүче Айгөл һәм Ирек Хәйруллиннар икесенә бергә 600дән артык хата тапкан. Узган елны Ирек үзе генә катнашкан булса, бу юлы эшкә хатыны белән бергә алынганнар.

– Бу инде безнең хоббига әйләнде. Чаллыда гына түгел, якын-тирә шәһәрләргә барганда да хаталар табып кайтабыз. Алар бик күп. Былтыр тапканнарын төзәтеп бетерделәр. Тик хаталар һаман кимеми. Тапкан хаталарны «Халык контроле» кушымтасына юллыйбыз. Төзәтелгәнме, юкмы – җавап хаты килә, шуннан күзәтеп барабыз. Төзәтмәсәләр, төзәткәнче тырышабыз, – ди Хәйруллиннар. – Кайберләрендә хатаны кәгазь битенә дөресләп язалар да скотч белән беркетеп куялар. Элмә такта бит ул – оешманың йөзе. Алардагы хаталар предприятиенең, оешманың дәрәҗәсен төшерә. Аны ясатканчы, элеп куйганчы, дөреслеген тел белгечләреннән, тәрҗемәчеләрдән тикшертергә кирәк. Тагын бер нәрсә борчый: йортка газ керткәндә, элек өй диварында йорт номерлары булу гына сорала иде, хәзер урам исемнәре язылуны да таләп итәләр. Шунысы гаҗәп: чиста татар авылларының өй диварларына урам исемен рус телендә язалар. Ни өчен аны ике телдә сорамыйлар да, кешеләр ике телдә эшләтмиләр?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бер караганда хатаны төзәтеп кую әллә ни авыр да түгел кебек. Тик аларны төзәттерү өчен шактый ишекләрне шакырга, аңлатырга, бәхәсләшергә туры килә. Бәйге җиңүчеләре шулай ди. Шул ук Чаллының 51 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гатауллина, баласы йөргән бакчада хата табып, шуны җитәкчеләргә җиткергәч, мөдирдән шелтә алган.

– Аның каравы хатаны бер атна эчендә төзәтеп куйдылар, – ди Чаллыдагы элмә такталарда йөздән артык хата тапкан Гөлназ ханым. – Бу бәйгедә катнашкач, такталардагы хаталар күземә тагын да ешрак чалына башлады.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү