17 март тарихта ниләр белән истә калды?

Беренче һәм бердәнбер

31 ел элек (1991) СССР да беренче тапкыр һәм бердәнбер Бөтенсоюз референдумы үткәрелә. Советлар Союзын саклап калу мәсьәләсе буенча референдум үткәрү турында карарны 1991 елның 16 гыйнварында Югары Совет кабул итә. Көн тәртибендә бер сорау була: «Теләсә кайсы милләт кешесенең хокуклары һәм иреге тулысынча гарантияләнгән тигез хокуклы бәйсез республикаларның яңартылган федерациясе буларак, СССР ны саклап калуны кирәк дип саныйсызмы?»

Тавыш бирүдә 148,5 кеше катнаша (79,5 процент), шуларның 76,4 проценты «әйе» дип җавап бирә.

Референдум СССРның барлык республикаларында да булмый. Бәйсезлек  турында игълан иткән Литвада, Эстониядә, Латвиядә,Грузиядә, Молдавиядә, Әрмәнстанда үткәрелми.

Россиядә беренче президент

31 ел элек (1991) РСФСРда президент постын кертү буенча Бөтенроссия референдумы була.

Тавыш бирүдә 76 млн 425 мең 110 кеше катнаша. (Исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 75,09 проценты.) «Әйе» дип җавап бирүчеләр 53 млн 385 мең  275 кеше (69,85 процент), каршылар – 21 млн 406 мең 152 кеше (28,01 процент).

24 апрель көнне РСФСР Югары Советы «РСФСР Президенты турында»гы һәм РСФСР Президентын сайлау турында»гы  законнарны кабул итә. Беренче сайлау 12 июньдә үткәрелә. Анда Борис Ельцин җиңү яулый.

Крестьяннар иреккә чыга

161 ел элек Александр II нең крепостное правоны бетерү турындагы манифесты халык хозурына чыгарыла. Аның нигезендә крестьяннарга төрле хокуклар бирелә. Әмма җир барыбер алпавытларныкы булып кала. Бүлеп бирелгән биләмәдә алар алпавыт өчен бил бөгәргә тиеш була. Шуңа күрә бу ирекнең крепостнойлыктан әллә ни аермасы булмый.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү