Чаллының 44 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучысы укытучыны кыйнаган.
Chelny-biz.ru хәбәр иткәнчә, малай педагогка йодрык белән һөҗүм иткән. Укытучы кыйнауларны теркәгән.
Мәктәп директоры Лилия Нуртдинова хәбәр иткәнчә, барлык мәгълүматны алар полициягә тапшырганнар, хәзер алар бу хәлне ачыклаячак.