Республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Республика күләмендә уздырылучы “Асылташ” кызлар бәйгесе быел 5 нче мәртәбә узды. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Казанның 4нче гимназия-интернаты үткәрә. Бәйгедә 14-18 яшьлек кызлар катнаша ала. Бәйгенең максаты –кызларда гыйлемлелек, изгелек, гаделлек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли узаң уяту.

Әлеге бәйгедә беренче урынга Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9 сыйныф укучысы Зәринә Нигъмәтҗанова лаек булды. Әнисе Альбина сүзләренчә, алар бу бәйгегә бик ныклап әзерләнгәннәр. “Кызым өчен бик горурландым”, – ди ул.

Икенче урынны өч кызга тапшырганнар. Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зилә Рәхмәтуллина, Казанның 20 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Зәлинә Сираҗеева, Түбән Каманың 13 нче гимназия-интернатының 11 сыйныф укучысы Алинә Солтанова.

Зәлинә Сираҗиеваның әнисе Зөлфия дә, баласы өчен бик шатланган.

– Татарлыгыбызны, миллилегебезне күрсәтә торган бәйге бу. Кызым белән әзерләгәндә үк үзебезнең тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне искә төшереп, горурланган идем инде. Әби-бабайларыбызның фотоларны табып, балама шулар турында сөйләдем. Елап тыңлаган иде сабыем. Бәйгедән бик сөенеп кайтты. Милләт яшәсен дип эшләнә бит бу эшләр. Оештыручыларга рәхмәт, – ди ул.
Өченче урынга Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9 сыйныф укучысы Эльза Закирова лаек дип табылды.


Фикер өстәү