Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, Украина диверсантларының Брянск өлкәсенә һөҗүм итүе сәбәпле махсус хәрби операциянең статусы үзгәртеләчәкме, дигән сорауга җавап бирә алмаган.
“Белмим, әлегә берни әйтә алмыйм”, – дигән Кремль вәкиле.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бүген иртән Брянск өлкәсе территориясенә Украинадан диверсантлар үтеп кергән. Алар бер машинаны утка тоткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat