Барысы да безнеке. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының ел нәтиҗәләренә багышланган утырыш узды

Рухлары – сау, үзләре тәртипле булсын. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында әйтелгән төп фикерләрнең берсе бу. Моның өчен Татарстанда ниләр эшләнгән һәм ниләр эшләнәчәк?

Билгеле булганча, министр Ринат Садыйковны әлеге вазыйфага бу елның гыйнвар аенда гына билгеләделәр. Ягъни коллегия утырышында министрлыкның Тимур Сөләйманов җитәкчелегендә башкарган эшләренә йомгак ясалды. Кайбер санлы күрсәткечләрдән башлыйк. Яшь министрлыкның 2022 елгы гомуми бюджеты 3 млрд сум тирәсе булган. Яшьләр өчен төзелгән 37 объектта 1,7 млрд сумлык ремонт эшләре уздырылган. Быел исә тагын 41 объектны яңартырга ниятлиләр, моның өчен 3 млрд сумга якын акчаны бүлеп куйганнар инде. Моннан тыш, узган ел дәүләт ярдәме белән 1092 яшь гаилә фатирлы булган. Быел исә бу сан тагын да артачак – 2023 елда яшь гаиләләргә акчалата ярдәмне ике тапкыр арттырып, 100 млн сумга җиткергәннәр.

Яшьләрнең рухи ихтыяҗлары турында да онытмаска тырышалар, билгеле. Әйтик, узган ел яшь буын арасында татар телен популярлаштыру җәһәтеннән 13 иҗтимагый проектны гамәлгә ашыруга 6,5 млн сум акча бирелгән. Бу урында министр Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка рәхмәт әйтте.

Рәис шелтәсе

Инде 2023 елга куелган төп максатларга күчик. Ринат Садыйков сүзләренә караганда, быел министрлык өчен ике юнәлеш аеруча әһәмиятле. Бүген яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүнең һәм аларны кыек юлдан, тискәре күренешләрдән саклауның мөһимлеге турында еш сөйләнә. Министр да быел моңа басым ясалачагын әйтте. Ни рәвешле икәнен генә белә алмадык: Ринат Садыйков сүзен кыска тотты һәм бу мәсьәләгә «Форпост»ның республика үзәге җитәкчесе Тимур Камалетдиновның әйләнеп кайтачагын әйтте. Тимур әфәнденең чыгышыннан аңлашылганча, яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә бу җәһәттән башкарыла торган эшнең мәгънәви ягына аерым игътибар бирергә кушты.

Яшь буынны тискәре күренешләрдән саклауга килгәндә, бу мәсьәлә соңгы арада аеруча актуаль. Коллегиядә исеме телгә алынмаса да, яшьләр арасында популяр булырга өлгергән «Редан» хәрәкәте турында да сүз булды. Бу турыда тулырак газетабызның җомга санында укырсыз.

– Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә яңа «субкультура» турында хәбәрләр еш күренә. Аның эшчәнлеге дә онлайн форматта бара һәм яшьләрне җәмәгать урыннарында агрессив акцияләр уздырырга өнди. Без моңа җавап кайтармый кала алмыйбыз, – диде Ринат Садыйков.

Проблеманы хәл итәр өчен, министрлык формаль булмаган берләшмәләр белән эшли торган комплекслы программа булдырачак. Татарстан Рәисе дә бу мәсьәләгә битараф калмады.

– Әгәр бу эшкә хокук саклау органнары кушыла икән, димәк, тиешле эш башкарылмаган, – диде ул Рөстәм Миңнеханов. – Яшьләрнең деструктив берләшмәләргә җәлеп ителүе – Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегенең шәхси игътибарын таләп итә торган мәсьәлә. Бүген яшьләр арасындагы бу процесслар социаль челтәрләрдә бара. Без аларның хокук бозу һәм җинаять кылуга омтылышларын да күрәбез. Мондый гамәлләргә чит илләрдән котыртучылар да очрый. Без барысы белән эшләргә тиеш – бу отличниклар да, өчлегә укучылар да – безнең яшьләр. Алар белән эзлекле, системалы һәм нәтиҗәле эш алып барырга кирәк. Татарстанда деструктив берләшмәләрнең баш күтәрүенә юл куярга ярамый. Мондый хәл башка кабатланмасын!

Өметле хәрәкәт

Утырышта әле тагын балалар һәм яшьләргә бушлай психологик ярдәм күрсәтүнең, студентларны тыңлау һәм ишетүнең әһәмияте турында да фикер алыштылар. Татарстан Рәисе яшь буынны авылда калдыру мәсьәләсендә дә эшне көчәйтергә кушты. Моннан тыш, Ринат Садыйков балаларның җәйге ялына бәйле нәтиҗәләр һәм яңалыклар белән таныштырды. Сүз уңаеннан, быел җәй глэмпинг һәм кэмпинг форматындагы лагерьлар проектларын төзи башлаячаклар.

Шулай ук утырышта күп игътибарны «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә бирделәр. Барлык яшьләрне берләштерергә тиешле яңа хәрәкәткә зур өметләр баглана чөнки. Балалар һәм яшьләргә  бәйле күп кенә проблемаларны хәл итәргә булышыр, дип өметләнәләр.

– Бер мәкаль бар: дошманыңны җиңәргә теләсәң, аның балаларын тәрбиялә. Бүген Россиядәге яшьләр сәясәте тулысынча шуңа юнәлтелгән дә инде. «Алдынгылар хәрәкәте» бик вакытлы оештырылды. Татарстанда аны Тимур Сөләйманов җитәкләячәк. Аңа ярдәм итәрсез дип өметләнәм, – диде бу җәһәттән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов.

Татарстан өчен үз кеше булган Фәттахов республиканы мактарга да онытмады.

– «Алдынгылар хәрәкәте»нә килгәндә, бу юнәлештә Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район башлыкларына берләшеп эшләргә кирәк. Моны һәркайсыбызның җаваплылыгы дип кабул итегез. Татарстан «Алдынгылар хәрәкәте»нең ышанычлы партнеры һәм иң актив катнашучысы булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Республикада 4 млн кеше яши, шуларның 26,8 проценты – яшьләр. Бу – 1 млн 72 мең кеше дигән сүз.

 

Сан

Узган җәйдә Татарстанда балалар ялы программасы барлыгы 200 меңләп кешене колачлаган. Моннан тыш, 50 меңләп гаилә балаларын лагерьларга кешбэклы юллама (сатып алынган юлламаның ярты бәясен кире кайтару мөмкинлеге) файдаланып җибәргән. Кире кайтарылган акчаның гомуми күләме – 570 млн сум.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү