Бер көндә – ике җитәкче. Тимур Сөләйманов һәм Эдуард Вафин яңа вазыйфага билгеләнде

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов үз вазыйфасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Шулай ук, элеккеге министр Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе вазыйфасын да башкарачак.

Тимур Сөләйманов 2021 елның сентябреннән министр булып эшләде. Аңа кадәр министрның беренче урынбасары вазыйфасын башкарды. Хәер, Тимур Сөләйманов яшьләр арасында яңа кеше түгел. Ул «ТР Студентлар лигасы» президенты, «Сәләт» директоры буларак та таныш. Тимур Сөләймановның яңа вазыйфага билгеләнүе турындагы имеш-мимешләр узган ел ахырында ук таралды. Аны яңа кәнәфигә Татарстан Хөкүмәт йортында тәкъдим иттеләр. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын алга таба кем җитәкләячәге әлегә билгеле түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу вазыйфаны Тимур Сөләймановның беренче урынбасары Ренат Садыйковка тапшырачаклар. Монысын вакыт күрсәтер.

Билгеле булганча, «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешты. Владимир Путин хәрәкәтнең күзәтү советын җитәкләде. Илбашы бурычны да зурдан куйды. Яңа хәрәкәт бөтен ил яшьләрен берләштерергә тиеш. Татарстанда егет-кызларны бер йодрыкка туплау белән Тимур Сөләйманов шөгыльләнәчәк. Яңа вазыйфадагы эшләре турында яңа билгеләнгән җитәкченең үзеннән сорадык:

– Хәрәкәт – ул кечкенәдән үк кеше тормышындагы кыйммәтләр системасын барлыкка китерүче әйләнә-тирә мохит, – диде Тимур Сөйләманов. –  Шәхес буларак үсеш нәкъ менә шуңа бәйле дә инде. Шунысы да мөһим: хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры үзләре катнашачак. Алар тәкъдиме белән мәктәпләрдә, көллиятләрдә, яшьләр үзәкләрендә Хәрәкәт клублары барлыкка киләчәк. Республиканың һәр районында иҗтимагый штаб оештырачакбыз. Биредә урындагы клубларның эшен тәэмин итү өчен җаваплы кураторлар утырачак. Татарстанның һәр районында, халык санына карап, конкурс нигезендә Хәрәкәт кураторлары командасы барлыкка киләчәк.

Тимур Сөләйманов фикеренчә, «Беренчеләр хәрәкәте» берләштереп кенә калмыйча, үзаңны үстерүгә дә хезмәт итәргә тиеш.

– Хәрәкәтнең төп максаты мәктәптә, көллияттә, үсмерләр клубында, яшьләр үзәгендә, мәдәният йортында, спорт мәктәбендә, «Ютуб»та, «ВКонтакте»да, урамда, кыскасы, балалар булган теләсә кайсы җирдә аларның шәхси үсешенә ярдәм итүче уңайлы мохит булдырудан гыйбарәт, – диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Куян елында яңа вазыйфага билгеләнгән тагын бер җитәкчесе – Эдуард Вафин. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе яңа оешкан Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге федераль структура 1 гыйнвардан Россия Пенсия фондын һәм Россия Социаль иминиятләштерү фондын берләштерде. Эдуард Вафинның узган елның декабрендә «Ватаным Татарстан»да басылган әңгәмәсендә хәбәр ителгәнчә, моннан ары халыкка барлык төр социаль ярдәм бер урында – Социаль фондта күрсәтеләчәк. «Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшүдән гади халыкка берни дә үзгәрми диярлек. Киресенчә, моның уңайлы яклары күбрәк булачак. Киләчәктә, бер түләү килде, ә икенчесе юк, дип борчыласы да булмаячак», – дип сөйләде идарәче.

Эдуард Вафин Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген 2000 елда икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасында башлаган. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе итеп билгеләнде.

 

Эльвира Вәлиева

Фото: Татар-информ

 


Фикер өстәү