Түбән Камада бер чаңгычы кошларга салып калдырылган көнбагышны урлаган

Угрыны видеокамера “тоткан”.

Түбән Камада бер чаңгычы берничә көн рәттән кошлар җимлегендәге көнбагышны чәлдергән.

Изге күңелле ир кошларга дип салынган сыеның бик тиз бетүенә аптыраган. Башта әле, канатлы дуслар ашап бетерәдер, дип тә уйлаган. Ләкин кило ярым көнбагышны кошларның бер көн эчендә юк итүе сәер тоелган. Видеоязманы караганнан соң кошлар сыена бер чаңгычының ияләшүен аңлап алган.

“Башта кошлар шулай тиз ашап бетерәдер дип уйладым. Әмма мин бит бер уч кына түгел, ә 1-1,5 кило авырлыкта җим салып китәм. Бакчаң, җимлектәге көнбагышка кул сузучы табылган икән. Чаңгычы булып чыкты бу. Төштән соң Лесная урамында урманда көнбагышлы целлофан капчык күтәреп, чаңгыда йөри башлый ул. Очратсагыз, кошлар өлешенә керүнең начар булуын аңлатсагызчы шуңа!” – дип язган социаль челтәрдәге постына канатлы дусларыбызны ашатучы ир-ат.


Фикер өстәү