9 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

118 ел элек (1905) Петербургта «Канлы якшәмбе» дип аталган фаҗигале вакыйгалар була

1905 елның 9 гыйнварында (яңа стиль буенча 22 гыйнварда) Санкт-Петербургта үткән тыныч демонстрациядә катнашучы берничә мең эшчегә император гаскәре коралдан ут ача. Шуннан бирле бу көн «Канлы якшәмбе» дип йөртелә. 1905 елның гыйнвар башында бик күп сәяси бәрелешләр була. Эшчеләр тиешле хезмәт хакының түләнүен, 8 сәгатьлек эш көнен кертүне һәм билгеләнгән эш сәгатеннән тыш мәҗбүри хезмәтне юк итүне таләп итә. Халык, демонстрациягә җыелып, петицияне император Николай II гә тапшырмакчы була. Кышкы сарайга юнәлгән эшчеләргә Нева капкасы янында һөҗүм ясала. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча1905 елгы «Канлы якшәмбе» көнендә бер меңгә якын кеше һәлак була, ике меңгә якыны яралана.

 

231 ел элек (1792) Россия белән Төркия арасында Яссы килешүе имзалана

1787-1791 еллардагы рус-төрек сугышы тәмамлану уңаеннан тынычлык шартнамәсе Яссы шәһәрендә (хәзер Румыния территориясе) төзелә.

Килешүләр нигезендә, Кырым, Көньяк Буг һәм Днестр арасындагы җирләр Россиягә күчә. Кавказда Кубань елгасы буйлап чик торгызыла. Төркия Грузиягә карата дәгъваларыннан баш тарта.

 

254 ел элек (1769) Екатерина II Россиядә ассигнацияләр кертү турындагы манифестка кул куя

Кәгазь акча чыгару бакыр акчаның авырлыгы белән аңлатыла. Мәсәлән, 1000 сум акча илтеп җиткерү өчен ике арба кирәк булган.

Беренче банкнотлар 25, 50, 75 һәм 100 сум номиналы белән чыга һәм эре исәп-хисап өчен билгеләнә. Беренче акчалар ак кәгазьгә кара буяу белән ясала һәм махсус су билгеләренә ия була.

Патшабикә тарафыннан кертелгән акчалар, аларны кредит билетларына алыштыру башланганчы, 1843 елга кадәр гамәлдә була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү