Алимент буенча бурычын суд залында түләгән

Казанда бер ир кызы һәм улына озак вакытлар буе бер тиен дә алимент түләмичә килгән. Шулай итеп, гомуми бурычы 111 мең сумга җиткән. Суд приставлары бурычлы атаны өендә тота алмаган. Шуңа күрә приставлар бүлегенә килү таләбен ишегенә кыстырып киткән.

Әмма ваемсыз ата приставлар бүлегенә килмәгән. Эшләр болайга киткәч, аңа алименттан качу турында беркетмә тутырылган һәм ул судка китерелгән. 20 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.

Суд барганда, ир кесәсеннән телефонын чыгарып, Дәүләт хезмәтләре порталы аша алимент буенча барлык бурычын түләп куйган, дип хәбәр итә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү