Татарстанлыларның 227 миллион сумлык бурычы җыелган

Татарстанда яшәүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган өчен штрафлар буенча барлыгы 227 миллион сумлык бурычы җыелган. Хәзерге вакытта суд приставлары шундый әҗәтләр буенча 300 меңләп эшне карый.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дәүләт автомобиль инспекторлары, бурычлыларның штрафны вакытында түләмәүләре сәбәпле, мәҗбүри түләтү өчен, приставларга административ эшләр җибәрә. Приставларга эш кергәч, бурычлы кеше 5 көн эчендә штрафын түләү хокукы ала. Аннан файдаланмаса, приставлар физик затлардан – 1000 сум, юридик затлардан кимендә 10 мең сум күләмендә өстәмә җыем түләтә. Болай да бурычын түләми икән, приставлар аларның мөлкәтенә арест салырга мөмкин.

Быел дүрт ай эчендә 100дән артыграк автомобиль хуҗасы, 1–2 көнгә генә булса да, җәяүлегә әйләнеп калган. Аларның «авто»сы, арест салынып, махсус стоянкага озатылган. Машинасы алынса, бурычлы кеше яки оешма үз бурычын 10 көн эчендә түләгән очракта, мөлкәтен кире кайтарып алуга хокуклы.

Шулай итеп, ел башыннан бирле Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе һәм суд приставларының уртак эше нәтиҗәсендә барлыгы 122 миллион сумлык бурыч түләтелгән.


Фикер өстәү