Бер ир-ат ванна кергәндә суга тончыгып үлгән

Аның гәүдәсен хатыны тапкан.

Петрозаводск кешесе үз ваннасында батып үлгән, дип хәбәр итәләр Карелия Эчке эшләр министрлыгында.

Аның гәүдәсен хатыны тапкан. Хатыны ирен ваннада яшәү билгеләре булмаган килеш тапканлыгын әйткән. Ул тиз арада «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырган.

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү