Бездә яшәү шартларын санга сукмаган 561 чит ил кешесен өйләренә кайтарып җибәргәннәр

Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе быел 10 ай эчендә бездә яшәү шартларын санга сукмаган 561 чит ил кешесен өйләренә кайтарып җибәргән.

Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе быел 10 ай эчендә бездә яшәү шартларын бозган 561 чит ил кешесен өйләренә озаткан. Алар судта Россиянең Административ хокук бозулар турында кодексы статьясы буенча гаепле дип танылган.

Тәртипсез мигрантлар башта Чаллы шәһәрендәге Чит ил кешеләрен вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелә. Юлга билет алганнан соң, Баш идарәнең суд приставлары аларны Россия чиге аша кертү-чыгару пунктына – аэропортка кадәр озата. Анда исә чит дәүләтләрдән килүчеләр чик буе хезмәтләренә тапшырыла.
Бездәге тәртипләрне санга сукмаучыларның күбесе – элекке Советлар Союзы республикаларыннан – Таҗикстан, Үзбәкстаннан. Суд приставлары шулай ук Нигерия, Конго, Куба, Германиядән килүчеләрне дә өйләренә кайтарып җибәргән.


Фикер өстәү