Ел башыннан бирле Татарстанда 600 чит ил кешесен кайтарып җибәргәннәр

Россиягә керү һәм тору тәртибен бозган өчен ел башыннан бирле Татарстанда 600 чит ил кешесен кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәр итә.

Тәртип бозучылар арасында Үзбәкстан, Таҗикъстан, Төрекмәнстан, Кыргызыстан, Әзәрбайҗан, Казахстан, Куба, Мисыр, Грузия, Гаити, Әфганстан, Алжир, Камерун, Төркия кешеләре бар. Гамәлдәге закон буенча, алар 5 ел эчендә Россиягә керә алмаячак.

Узган ел суд карары белән Татарстанда 1761 чит ил кешесен кайтарып җибәргәннәр. Бу – 2022 ел белән чагыштырганда, 149 процентка күбрәк.


Фикер өстәү