Татарстаннан яшәү шартларын бозган 561 чит ил кешесе илләренә озатылган

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе быел 10 ай эчендә бездә яшәү шартларын бозган 561 чит ил кешесен илләренә озаткан. Алар судта Россиянең Административ хокук бозулар турында кодексы статьясы буенча  гаепле дип танылган.

Бездәге тәртипләрне санга сукмаучыларның күбесе элекке Советлар Союзы республикаларыннан – Таҗикстан, Үзбәкстаннан. Суд приставлары шулай ук Нигерия, Конго, Куба, Германиядән килүчеләрне дә өйләренә кайтарып җибәргән.

Мигрантлар башта Чаллы шәһәрендәге  Чит ил кешеләрен вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелә. Юлга билет алганнан соң, Баш идарәнең суд приставлары аларны Россия чиге аша кертү-чыгару пунктына – аэропортка кадәр озата. Анда исә чит дәүләтләрдән килүчеләр чик буе хезмәтләренә тапшырыла.


Фикер өстәү