Ике көн элек таксига утырып киткән Гөлназның мәете табылган

Уфада 15 ноябрь көнне, төнлә таксига утырып киткәннән соң югалган 34 яшьлек Гөлназ Арсланованың мәетен тапканнар. Бу хакта аның апасы хәбәр итә, дип яза «Кызыл Таң». 

Тик ул хатын-кызның үлеменең төгәл сәбәбен һәм шартларын әйтүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта булган вакыйганың төрле версияләре, шул исәптән җинаять эше карала.

— Кичә аны 23.00 тирәсендә таптылар. Мин детальләрен әйтә алмыйм. Бер нәрсә әйтәм – эш таксида түгел, — дип яза социаль челтәрләрдә һәлак булган хатынның туганы.

Гөлназның кечкенә баласы калган.


Исегезгә төшерәбез, 15 ноябрьдә Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүче Гөлназ Арсланова югала.

Хатын-кыз әти-әнисе һәм баласы белән яшәгән. Төнге 03.28дә ул кинәт, такси чакыртып, өеннән чыгып китә.

— Аның өйдән чыгуын беркем дә күрмәгән. Сәгать сигезгә эшкә барырга кирәк була, ләкин ул анда күренмәгән. Шул вакыттан бирле аның белән хәбәргә кереп булмый. Кичке сәгать алтыда Гөлназның телефоныннан сеңлесенә шалтырату килгән. Тик ул трубканы алырга өлгермәгән, ә кире шалтыраткач алучы булмаган, – ди туганы.

Аның сүзләренә караганда, Гөлназ өчен төн уртасында беркемгә дә сүз әйтмичә өйдән чыгып китү бөтенләй хас түгел.

– Ул баласын ни булса да ташламас иде. Аның әнисе олы яшьтә, ул аңа кая барганын әйтер иде. Үзе белән алып киткән әйберләргә караганда, ул ерак сәфәргә җыенмаган, — дип билгеләп үтә туганы.

 


Фикер өстәү