Татарстан октябрь аенда иң күп автокредит бирелгән төбәкләр рейтингына эләккән

Татарстан октябрь аенда иң күп автокредит бирелгән төбәкләр рейтингына эләккән. ТАСС агентлыгы Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына таянып язганча, машиналы булу өчен иң күп кредитны Мәскәүдә (2,67 мең), Мәскәү өлкәсе (2,59 мең), Татарстан (2,29 мең), Санкт-Петербург (2,23 мең) һәм Краснодар краенда яшәүчеләр (2,2 мең) алган. Әмма октябрьдәге автокредитлар саны барыбер узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 42,2 процентка кимегән (80,6 меңнән 46,6 меңгә калган).

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, быел 9 ай эчендә республикада автокредит күләме, 40 процентка кимеп, 19,8 миллиард сум тәшкил иткән. Гомумән, Россиядә яңа автомобильләр узган елдагыга караганда 62,8 процентка кимрәк сатылган. Бер генә популяр марка да, шул исәптән автосалоннарда гади халыкның «буе җитәрлек» бердәнбер марка – LADA Granta  да алдагы еллардагыча сатылмаган.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, автомобиль базарындагы вазгыять катлаулы булуга карамастан, асылда барлык төп җитештерүчеләребезнең конвейерлары эшли башлаган.


Фикер өстәү