Татарстанда кредитка машина алучылар арткан

Сентябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр 3,42 мең автокредит рәсмиләштергән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 6 процентка күбрәк. Августта исә республикада яшәүчеләргә бирелгән автокредитлар саны 2019 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка арткан.

Гомумән алганда, банклар өченче кварталда Россия халкына 213 мең автокредит биргән (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 9 процентка күбрәк). Берләштерелгән кредит бюросы генераль директоры Артур Александрович әйтүенчә, автокредитлар саны арту иң элек рубльнең арзанаюы аркасында машиналар бәясе үсүгә бәйле, дип хәбәр итә «Реальное время» бас­масы.


Фикер өстәү