ВИЧ инфекцияле ир-ат: «Чир каныбызда, әмма күңелебездә түгел»

Сиңа да, миңа да йогарга мөмкин. Юк, соңгы арада тел очыннан төшмәгән коронавирус турында түгел сүз. Аннан кала да дөньяда чирләр җитәрлек. ВИЧ инфекциясен генә алыйк. Статистика буенча, дөньяда 37,9 миллион кеше шуның белән яши. Әлеге замана афәте турында без нәрсә белергә тиеш?

«Бездән куркырга кирәкми»
Оят чир булмаса да, аны йоктырган кешеләргә бу хакта сөйләве авыр. Ник дигәндә, ВИЧ, СПИД сүзен ишетүгә, бозык җенси тормыш рәвеше алып баручылар күз алдына килә. Асылда чир йоктыруның юллары берничә. Алдарак шуларны да искә төшерербез. Ә хәзер ВИЧ инфекцияле әңгәмәдәшебезнең (исемен күрсәтмәүне сорады) бу чир белән ничек яшәве турында бәян итәрбез.
– Дәвалану узсак, без башкалардан әллә ни аерылмыйбыз да. Гаиләдә минем ВИЧ инфекцияле булуымны беләләр. Моңа карап кына миңа башка мөнәсәбәт күрсәтүче юк. Мин – әти-әнием өчен яраткан балалары, туганнарым өчен – кадерле абый. Без – шундый ук кешеләр, бездән куркырга кирәкми, − ди ул. – Мин гел әйтәм: иң мөһиме – безнең чир канда, әмма җаныбызда түгел. Тән нәрсә ул, күңел саф булсын.
ВИЧ инфекциясен кайда йоктыруы турында ул болай дип сөйләде:
– Һөнәрем буенча табиб идем. Операция вакытында скальпель белән ялгыш киселдем, әмма бу вакытта моңа артык әһәмият бирмәдем. Медицина тикшерүе узгач кына чирем турында белдем. Шуннан соң эштән китәргә туры килде. ВИЧ инфекция йоктыручыларның төп бәласе дип шуны саныйм: дәүләт хезмәтендә булсагыз, һөнәрне югалту ихтималы зур. Хәзер үз белгечлегем буенча эшләмим инде.
Андыйлар гаилә кора алмый азаплана. Безнең әңгәмәдәшебез белән дә шул ук хәл.
– Гаилә мәсьәләсе белән хәл авыррак. Сиңа туры килердәй кыз­ны табу кыен. Йә элеккеге «күбәләк»ләр, йә наркоманнар очратасың. Аннан, безнең кебекләрдән бәби табарга әзер кеше дә юк. Балага ВИЧ күчсә дигән курку яши, – дип аңлатты ул.

Истә тотыйк!
ВИЧ-инфекция ул СПИД түгел, аннан кеше үлми. СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. Менә аннан инде кеше җан бирә.
ВИЧ-инфекция көнкүрештә йогышлы авыру түгел. Ул җәмәгать урыннарында, кочаклашканда, үбешкәндә, кул бирешкәндә кешегә йокмаячак. ВИЧ-инфекция күз яше, тир аша да кешегә күчми. Ул берничә юл: наркоманнар арасында уртак энә белән эш иткәндә, татуировка ясатканда, кан салганда, җенси юл һәм авыру ананың күкрәк сөтеннән балага йогарга мөмкин. ВИЧ-инфекциядән саклануның төп ысуллары: очраклы җенси мөнәсәбәтләргә кермәү, кергән очракта да саклану чараларын куллану, наркотик кулланмау.

Чулпан Гарифуллина

САН
1981 елдан башлап дөньяда 74,9 миллион кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган. Авыру СПИД стадиясенә җитеп, аннан үлүчеләр саны – 32 миллион.
2019 елда Россиядә ВИЧ инфекциясен йоктыруның 94668 яңа очрагы теркәлгән.
Россиядә ВИЧ инфекцияле 1094050 кеше яши. 2020 елның соңгы яртыеллыгына якынча 15 мең кеше үлгән.
Татарстанда рәсми рәвештә ВИЧ инфекцияле 20 мең кеше теркәлгән. Әмма бу саннар биш тапкыр күбрәк булырга мөмкин дип искәртә белгечләр.


Фикер өстәү