«Ак чәчәкләр» бәйгесендә махсус бүләккә ия булган Елена Родионова: «Бала табу – бик зур хезмәт ул»

Быелгы «Ак чәчәкләр» бәйгесендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус бүләгенә акушер Елена Родионова лаек булды. Бәйрәмнән «Лада Гранта» машинасында кайтып киткән ханым Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә эшли. Тәҗрибәле белгеч белән әниләр һәм бәбиләр, аларның сәламәтлеге, һөнәр үзенчәлеге турында сөйләштек.

Могҗизалы һөнәр

– Елена ханым, Рәис кулыннан мондый зур бүләк алырга өметләнгән идегезме?

– Мондый бәйгедә беренче тапкыр гына катнаштым. Сәхнәдән минем исемем яңгырагач, бер мәлгә өнсез калдым. Каушаудан аякларым тотмаска әйләнде. Кулга машина ачкычын алгач, ничек кире үз урыныма төшеп утырганны да хәтерләмим. Татарстан Рәисенең махсус бүләгенә лаек булу – минем кырык елга якын яратып башкарган хезмәтемә зур бәя ул. Минем хезмәтемне болай югары бәяләүләре өчен зур рәхмәт!

– Беренче тапкыр бала таптырган көнегезне хәтерлисезме?

– Хәтерлим, әлбәттә. Кулларымның ничек дерелдәве бүгенгедәй хәтердә. Баланың кендеген кискәндә, кайчыны көчкә тоттым, үлеп терелгәндәй булдым. 37 елдан бирле бала тудыру йортында эшлим. Башта өч ел санитар хезмәткәр булып эшләдем, аннары акушерлык эшенә керештем. Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: бу дөньяда бала туудан да могҗизалырак күренеш юк. Яңа туган сабыйның беренче тапкыр тавыш биреп, елап җибәрүе нинди хисләр уятканын сүз белән генә аңлатырлык түгел. Һөнәрем барыннан да бигрәк әнә шул ягы белән күңелемә якын. Әнием дә гомер буе безнең бала тудыру йортының яңа туган балалар палатасында эшләде. Шуңа бу эш миңа кечкенәдән якын.

– Тормыш коточкыч тизлек белән үзгәрә. Кем әйтмешли, хәзер балалар да башкача туадыр?

– Безнең эшнең беркайчан да җиңел чагы булганы юк. Соңгы елларда кәгазь эшенә компьютер да өстәлде. Мәгълүматларны шунда да кертеп барабыз. Бер яктан бу бик уңайлы, икенче яктан эшебез тагын да артты. Соңгы елларда яңадан-яңа заманча технологияләр кулланыла, бар нәрсә камилләшә бара. Эш шартлары да бөтенләй башка.

– Ә яшьләр киләме? Тәҗрибәле табиблар арасында аларны тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел.

– Каршылыклы фикерләрне медицинада гына түгел, теләсә кайсы тармакта ишетергә мөмкин. Хәзер медицина юнәлешендә укып чыккан күп кенә яшь белгечләр озак еллар эшләүчеләргә караганда да белемлерәк. Аларның күбесенең киләчәге өметле. Медицина тармагында эшләргә теләүчеләр шактый булса да, кызганыч, араларында акушер һөнәрен сайлаучылар күп дип әйтеп булмый. Әмма безгә лаеклы алмаш булачагына ышанасы килә.

Анасына күрә баласы

– Бәбиләрнең әниләре ни хәлдә?

– Кызганыч, хатын-кызларның сәламәтлеге елдан-ел начарлана бара. Моңа экология дә, компьютер, телефон ише заманча уенчыкларга бәйле булуыбыз да сәбәпче. Әни кешенең сәламәтлеге турыдан-туры карындагы балага да йогынты ясый. Шуңа күрә соңгы арада умыртка баганасы кәкрәю, күзе начар күрүдән азапланган балалар саны артуга да аптырарлык түгел. Соңгы арада адым саен вейп тарткан хатын-кызлар да күбәйде. Зарарсыз дип уйлап, организмына ни дәрәҗәдә зур зыян салганын күз алдына да китерми алар. Хәтта йөкле хатын-кызлар да шул көпшәне көйрәтә. Кан аша ул бит карындагы бала организмын, бигрәк тә аның баш миен агулый. Шуңа күрә хәзерге ата-аналар буыны да, балалар да күпкә зәгыйфьрәк. Гүзәл затлар елына бер тапкыр булса да хатын-кыз табибына күренергә тиеш. Хәтта бернәрсә борчымаса да барырга кирәк. Кайбер авырулар алдан үзен сиздерми, ә ачыкланганда инде соң булырга мөмкин.

– Кайсы чирләр аеруча еш очрый?

– Соңгы арада хатын-кызларда арасында җенси юл белән күчкән авырулардан интегүчеләр шактый. Алар, нигездә, тәртипсез тормыш алып баручыларда очрый. Ялкынсыну, күрем циклы бозылу очраклары да еш күзәтелә. Хатын-кыз, бигрәк тә кыз бала даими рәвештә салкын тиеп авырса, аның кече оча сөяге өлешендә ялкынсыну башланырга мөмкин. Бу исә – киләчәктә ул йөккә уза алмыйча тилмерергә мөмкин дигән сүз. Хәзер кызларны балалар бакчасыннан ук хатын-кыз табибына йөртәләр. Дөрес эшлиләр. Авыру никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалауга да шулкадәр җиңелрәк бирешә алар.

– Сорамый булдыра алмыйбыз: коронавирус хатын-кыз организмына нинди йогынты ясады?

– Коронавирус хатын-кыз, бигрәк тә йөкле хатын-кыз организмы өчен зур сынау булды. Пандемия чорында ковид йоктырган хатын-кыздан бала таптырырга туры килде. Андый чакта организм, иң беренче чиратта, кислородка кытлык кичерә. Бала тапканнан соң кан туктамый тилмертә. Бу ана өчен дә, карындагы бала өчен дә куркыныч. Йөклелек чорында коронавирус кичергән хатын-кызның баласы да еш кына ялкынсыну белән туа. Тәнендә тимгелләр була. Теләсә кайсы инфекция кебек үк ковид та хатын-кыз организмын зәгыйфьләндерә, аның репродуктив системасына тискәре йогынты ясый.

Гомумән, хатын-кызның сәламәтлеге генә түгел, психологиясе дә шактый үзгәрде.

Элек хатын-кызлар рухи яктан да, физик яктан да көчлерәк иде. Алар үзеннән бигрәк, иң беренче чиратта, туачак баласы турында уйлый иде. Хәзер исә хатын-кызлар күпкә йомшаграк, иркәрәк.

Үзләрен бәллүр ваза итеп күз алдына китерә алар. Күпләр бала таптырган мизгелдә дә көйсезләнеп, баласы турында уйлыйсы урынга, үзен көйләтергә маташа. Андыйларга карата катырак торырга туры килә. Ник дигәндә, бала таптырган мәлдә һәр секунд исәптә. Монда соңгы арада популярлашып киткән психологларның да өлеше зурдыр. Алар, тырыша-тырмаша, үз-үзеңне яратырга өйрәтә бит хәзер. Бала табу – бик зур хезмәт. Әни булырга җыенган кеше рухи яктан да, физик яктан да шуңа әзер булырга тиеш.

Соңгы арада беренче баласын 30–35 яшьтән соң гына табучылар күбәйде. Элегрәк бу хатын-кыз өчен соң дип санала иде. Әмма хәзер медицина бик нык алга китте. Шуңа күрә бу яшьтә дә хатын-кыз йөклелек чорын җиңел уздырып, сау-сәламәт бала таба ала. Хәтта кырыктан соң да хатын-кыз курыкмыйча бала таба ала хәзер. Шулай да шәхсән үзем беренче баланы 25 яшьтән дә соңга калмыйча алып кайтырга кирәк, дип саныйм. Бу ана өчен дә, бала өчен дә яхшырак.

– Әтиләрдә үзгәреш сизеләме?

– Хәзер әтиләр сабырсызрак. Аларга бар нәрсә тиз генә кирәк. «Таптымы инде? Ник һаман хәбәр юк?» – дип әллә ничә тапкыр шалтырата, сорашалар. Бала табу йортының тәрәзә төбендә тыныч кына көтеп утырган әтиләр үткәндә калды. Күп булмаса да, хатыны бала тапканда янында басып торган ир-атлар да бар.

«Хатын-кыз эз калдырырга тиеш»

– Яшерен-батырын түгел, районда бала табарга куркып, зуррак шәһәргә баручылар  да шактый. Бу хакта сезнең фикер ничек?

– Бала тапканда ни буласын алдан фаразлап булмый. Әгәр хатын-кыз сау-сәламәт икән, ул теләсә кайда уңышлы гына бала таба алачак. Райондамы ул, шәһәрдәме – мөһим түгел. Организмында хилафлык булган очракта хатын-кыз тулгагы башланганчы ук шәһәр бала табу йортына озатыла.

– Хатын-кызлар күбрәк бала таба башласын өчен, эшне нидән башларга дип саныйсыз? Бала төшертүне түләүле итәргә кирәк, диючеләр дә бар.

– Моңа җаным-тәнем белән каршы мин. Бу законсыз рәвештә – качырып-яшереп бала төшертү очраклары артуга китерәчәк. 1980 нче елларда, мин әле акушер булып эшли генә башлаган елларда да андый аянычлы очраклар бик күп күзәтелде. Ул чорда законсыз юл белән баласын төшерткән хатын-кызларны бик күп китерделәр. Аларның күбесенең каны агуланырга, организмында җитди өзлегүләр башланырга өлгергән иде. Ул хәлләр әле дә куркыныч төш кебек күз алдымда тора.

Әйе, хәзер хатын-кыз бала алып кайтырга атлыгып тормый.

Кеше рәхәттән-рәхәткә генә яшәргә тели. Яшьләр авызыннан: «Үзем өчен яшисем килә», – дигән сүзләрне дә торган саен ешрак ишетергә туры килә. Аларның күбесе бала табуны да өстәмә мәшәкать итеп кабул итә.

Күбрәк бала тууын теләсәк, сәламәт яшәү рәвешен яхшырак пропагандаларга, балаларга кечкенәдән гаилә кыйммәтләрен сеңдерергә кирәк. Хатын-кыз үзеннән соң эз калдырырга, бер тапкыр булса да әни булырга тиеш. Бала табу өчен матди яктан кызыксындыру чаралары да күбрәк булсын иде.

Әңгәмәдәш – Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү