Танылган галим Зинфер Исмәгыйлев вафат булган

21 июнь көнне 76 нчы яшендә дөньякүләм танылган галим, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме инситуты директоры Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Зинфер Ришат улының Россия сәнәгатенә һәм фәненә керткән өлеше бихисап зур. Галимнең хезмәт хәзинәсендә үз өлкәсенә кагылышлы 1,3 меңләп бастырылган язма һәм 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.


Фикер өстәү