«Намаз укыган кешенең күңеле, тәне генә түгел, намаз укыган җире чиста, ризыгы хәләл булырга тиеш»

Намаз – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Адәм баласының күңеленә рәхәтлек бирә, җанына тынычлык иңдерә торган изге гамәлләрнең берсе дә ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек иңгәнче ул Исмәгыйль галәйһи вә сәлләм заманыннан килгән рәвештә намаз укыган, Кәгъбәтулла янына барып, гыйбадәт кылган. «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән намаз уку тәртибе, аның асылы турында сөйләштек.

– Мөэмин-мөселманның тормышында намаз – Аллаһы белән элемтә. Баштарак мөселманга 50 тапкыр намаз уку фарыз була. Ләкин ул, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җиңеләйтелеп, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм догасы аша ул биш вакытка калдырыла. Шул рәвешле мөселман көнгә биш тапкыр намаз укый, моның өчен исә 50 тапкыр намаз укыган шикелле әҗер-савап ала. Мөселман өчен намаз уку Аллаһ каршында: «Мин сине истә тотам, Яраббым, күңелем белән генә түгел, әле тәнем белән дә», – диюгә тиң. Кыямәт көнендә кешедән иң элек бу дөньяда укылган намазлары соралачак. Намаз кешенең көндәлек тормышын төзи. Намаз укыган кешенең күңеле, тәне генә түгел, намаз укыган җире дә, киеме дә чиста, ризыгы хәләл булырга тиеш. Намаз кешеләрне үзара берләштерә, җәмгыять белән элемтәдә торырга ярдәм итә.

– Уразаны башында, уртасында һәм ахырында өчәр көн тотсаң да, җитә дигән гыйбарә яши. Шуның кебек намазны да күңелем кайчан тели, шунда укыйм, дип әйтүчеләр бар. Болай укылган намаз кабул буламы?

– Кеше шулай өчәр көн ураза тотарга мөмкин. Әмма утыз көнлек җаваплылык барыбер аның өстендә кала. Калган көннәр өчен казасын кылырга кирәк. Намаз укуга килгәндә, әгәр кеше вакытында намазны укымаса, яки биш вакыт намазны укымыйча, иртәнге, ястү намазларын гына укыса, атнасына бер тапкыр гына намаз укыса, калган намазлар аның өстендә бурыч булып кала. Киләчәктә ул аларны каза кылып кайтарырга тиеш. Әгәр кеше көнгә, атнага бер тапкыр гына, елга ике мәртәбә гает намазын гына үтәсә, кабул буламы? Әлбәттә, кабул була. Һәр изгелек үзенең урынына карата. Бер яктан үз өстеннән җаваплылыкны төшерә. Икенче яктан Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирешә. Кеше намаз укымаса, әмма Аллаһы Тәгаләгә ышанса, сәдака бирсә, алар да кабул була. Фәкать бер шарт бар –  ул намазны инкарь итәргә тиеш түгел.

– Намаз укыганда буталсаң, ни эшләргә?

– Намаз укыганда буталу төрлечә булырга мөмкин. Кайчак гыйбадәт кылганда башка дөнья фикерләре кереп китә. Андый чакта пәйгамбәребез: «Әгүзе биллаһи минә шайтан ираҗим», – дияргә киңәш итә. Намазның кайсы өлешендә буталуыңа карамастан шулай дип әйтеп куйсаң, шушы фикер ерагая. Укыган сүрәнең аятьләренә игътибар итеп уку да буталулардан коткара. Намаз укыганда рәкәгатьләрнең санын онытып җибәрергә мөмкин. Андый чакта азрак санны алырга кирәк. Намазның фарыз өлешләре төшеп калган икән, яңадан кайтып, шушы намазны укыйсың. Юкса, намаз юкка чыгачак. Намазга басканда тәкбирне онытып калдырсак, бу очракта да, кире кайтып, тәкбирне әйтергә туры киләчәк.

– Биш вакыт намазны  барысын бергә казага калдырып уку дөресме?

– Нинди генә очрак булмасын, төшереп калдырган намазны казага калдырып укырга була. Биш вакыт намазыңны көн азагында казага калдырып булса да укысаң укы, Аллаһы Тәгалә каршында булган бурычыңны төшер. Әмма бу эш белән мавыгырга ярамый. Көнебезне намазларны вакытында укырлык итеп планлаштырырга кирәк.

– Бер хәдистә: «Мисвак кулланып укылган намаз мисвак кулланмыйча укылган намазга караганда 70 тапкыр яхшырак», – дигән юллар бар…

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Әгәр минем өммәтемә авырлык китермәсә, мин намаз алдыннан мисвак куллануны йөкләмә итеп куяр идем», – ди. Икенче бер хәдисендә ул мисвакны тән чисталыгы белән беррәттән куя. Мисвакның асылы гарәп якларында үсә торган шушы үсемлек тамырын куллану гына түгел, авызыбызны, тамагыбызны, тешләребезне чиста тотудан гыйбарәт. Аны куллану пәйгамбәребез сөннәтен зурлау санала. Ләкин заманча теш чистарту ысулларын файдалансак та, мисвак хисабыннан китә.

– Сәфәр вакытында намаз ничек укылырга тиеш?

Безнең Әбүхәнифә мәзһәбе буенча сәфәрдә барлык биш вакыт намаз вакытында үтәлә һәм алар бер-берсе белән кушылмый. Калган мәзһәбләрдә өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне кушу рөхсәт ителә. Сәфәр вакытында намазларның фарыз өлеше кыскартыла. Өйлә, икенде, ястү намазларының дүрт рәкәгате ике рәкәгать итеп укыла. Иртәнге, ахшам намазлары исә барысы да үзенең санында кала. Сәфәр вакытында сөннәт намазлары да укыла. Алар фарыз өлешкә керми. Әгәр без сәфәрдә туктый алмасак, тулысынча басып намаз укырга мөмкинлек булмаса, ул вакытта кешенең тәһарәте булырга тиеш. Су юк икән, аны туфрак белән дә алырга мөмкин. Транспорт кайсы якка бара, шул якка карап, машинада утырган килеш укыйбыз. Сәфәрдә чакта намазны рульдә дә укырга рөхсәт ителә. Туктарга мөмкинлек булса, ул чакта намазны тиешенчә укырга да мөмкин.

– Ни өчен намаз укыган кешенең алдыннан узып китәргә ярамый?

Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Әгәр бер кеше намаз укыса, сезгә аның каршыннан узу тыелган. Аның укып бетергәнен 40 ел көтеп торсагыз да, ул сезгә хәерлерәк», – ди. Ник дигәндә, намазның хөрмәте бар. Кеше шул вакытта барча күңеле белән Аллаһка юнәлеп дога укый. Икенче бер хәдистә: «Намаз укыган кеше Аллаһы Тәгаләнең йөзенә карый», – диелә. Ягъни кеше белән Аллаһы Тәгалә арасында үзенә күрә бер элемтә урнаша. Шуңа күрә кеше намаз укыган вакытта белә торып аның каршыннан үтеп китү шушы гыйбадәтне санламау дип атала. Кеше моны ялгышлык белән эшләсә, бу ялгышы кичерелә. Әгәр кеше намаз укучыны күрмичә, каршыннан узып китсә, җайлап кына кулыңны алга куеп, кешене кисәтәсең. Намаз укыганны кеше күрсен өчен, каршыңа берәр әйбер куярга да мөмкин. Җәмәгать намазы укыганда сафлар арасыннан чыгарга кирәк булса, ул вакытта сафлар арасыннан курыкмыйча үтә алабыз. Ник дигәндә, шушы намаз вакытында үтәргә ярамаган урын фәкать имам өчен генә булып тора.

– Гель-лакка буялган тырнак белән намаз укырга ярамаганлыгын беләбез. Ә буялган чәч белән намаз укырга ярыймы?

Тәһарәт алганда суны үткәрми торган гель-лак кына түгел, тәндәге буяу да тәһарәтне төзек тотарга комачаулык тудыра. Әгәр кешенең кулына бинт уралган булса, ул шушы ярасы өстеннән мәсех кына кылып ала,  ягъни чылатылган су белән үткәрә. Чәч буяуга килгәндә, ул тәһарәтне бозмый. Чөнки тәһарәт алганда, чәч кенә түгел, баш та юыла.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү