Татарстанда автокредит алучылар кискен арткан

Бирелгән автокредитлар күләме узган елдагы белән чагыштырганда 98,9 процентка үскән.

Татарстанда 2023 елның гыйнвардан сентябрьгә кадәрге чорда бирелгән автокредитлар күләме 98,9 процентка артып, 39,7 миллиард сумга җиткән. Бу хакта “KazanFirst” Кредит тарихлары бюросы хисабындагы мәгълүматларга таянып яза.

Шулай итеп, республика бирелгән автокредитлар күләме ягыннан Россиянең 30 төбәге арасында 5нче урынга чыккан. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае бу җәһәттән лидерлыкка чыккан. Шулай ук Татарстан, Башкортстанны да артта калдырып, һәм Белгород өлкәсеннән генә калышып, автокредит күләме үсү буенча икенче урынны алган.

Россиядә бу чорда бирелгән автокредитларның гомуми күләме 884 миллиард сум тәшкил иткән. Узган елдагыга караганда 78,3 процентка зуррак сан бу.


Фикер өстәү