Бурыч – эче борыч: кайтарылган 13 млрд сум «эче»ндә ниләр бар?

Суд приставлары тагын да яхшырак эшли башлаганмы, әллә бурыч йөген сөйрәгән кешенең аңы үзгәргәнме – быел узган ел белән чагыштырганда бурычлылардан 10 процентка күбрәк акча түләттерә алганнар. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров хәбәр итте. Сүз аз да түгел, күп тә түгел, 13 млрд 481 млн сум акча турында бара.

Түләмичә ярамый

13 млрд сумның «эче»нә кереп карыйк. Нәрсәләрдән тупланган бурыч соң бу? Акча санарга тотынганбыз икән, кисәтеп кую дөрес булыр: саннар шактый булачак.

(акцент!) Түләттерелгән бурычның гомуми суммасыннан 911 миллионы алимент түләү буенча бурычларга туры килә. 48 млн сумы – хезмәт хакын түләү буенча бурыч.

Әнвәр Закиров сүзләренчә, бурычлыларны административ җаваплылыкка гына түгел, җинаять җаваплылыгына да тарталар. Әйтик, 2023 елда 8901 әҗәтлегә – административ, 900енә җинаять җаваплылыгы ачысын татырга туры килгән.

Әнвәр Закиров сөйләвенчә, суд приставларына быел 2645405 эшне хәл итү бурычы йөкләнгән. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, суд приставлары алимент түләттерүгә аерым игътибар бирәләр. Аларга карата закон кырыс, ди ул.

– 2311 алимент түләмәүчене административ, 882сен – җинаять җаваплылыгына тарттык. Әйе, аларга карата булган чаралар кырыс, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, әнә шулай гына алар бурычларын каплый, – диде Әнвәр Закиров.

ЮХИДИ штрафларын түләттерү буенча да эш туктамый. Вакытында штрафларын түләмәгән «тимер ат» хуҗаларының эше бик еш кына суд приставлары кулына эләгә. Хәзер аларда үз чиратын көткән 211432 эш бар. Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылардан 405 миллион сумнан артык бурыч түләттергәннәр.

Суд приставларының да эше җиңел түгел. Әнә, әледән-әле һөҗүм итүләр дә булып тора, ди. Әнвәр Закиров күптән түгел генә булган шундый вакыйганы да телгә алды.

– Еш булмаса да, суд приставларына һөҗүм итүләр очрый. Әле узган атнада гына Азнакай районында рейд чаралары кысасында булды бу хәл. Суд приставлары әҗәтле кешенең милек хәлләрен белергә дип, тикшерү белән чыккан иде. Бурычлы затның машинасы бар. Ул автомобильне тартып алуга бик каршы килде. Аңа карата җинаять эшен ачу мәсьәләсе карала, – диде идарә башлыгы. – Бер хезмәткәргә пычак белән кадаганнары да бар. Ярый ла ул махсус жилеттан иде. Кызганыч, мондый хәлләр булгалап тора. Шуңа күрә суд приставлары андый рейдларга хокук саклау органнары белән берлектә йөри.

Әнвәр Закиров шунысын да искәртте: мондый адымга барсаң, закон алдында җавап бирәсен онытма. Моның өчен Россия Җинаять Кодексының 318, 319 нчы маддәләре бар.

Яңача эшлиләр

Суд приставлары да мәгълүмати технологияләрне халык файдасына куллана башлаган. Әйтик, хәзер суд хәл иткәнне гамәлгә ашыруны йөкли торган башкарма документларны (исполнительный документ) электрон рәвештә генә дә тапшырып була. Бу замана таләбе генә түгел, тизрәк, нәтиҗәлерәк эшләү өчен мөмкинлек тә. Алга таба исә җавап көткән зат башкарма производствоның барышы, суд приставының процессуаль гамәлләре турында электрон рәвештә мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә үтенечләр һәм мөрәҗәгатьләр җибәреп тә була.

Тагын бер яңалык: ел азагына алимент түләтү буенча консультацияләр санын арттырмакчылар. Актуаль булып калган мәсьәлә турында сөйләшү 3 ноябрьдән башлап һәр җомгада узачак. Әнвәр Закиров үзе дә кызыксындырган сорауларга җавап бирүдә катнашмакчы. «Бу формат үзенең кирәк булуын расласа, 2024 елда да консультацияләр атна саен дәвам итәчәк», – дип тә хәбәр итте Әнвәр Закиров.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү