Әҗәтленең әҗәле. Коллекторлар бурычлыга көн күрсәтмәсә, нишләргә?

Коллектор дигән сүз генә дә күпләрдә шик-курку уятырга мөмкин. Аңлашыла инде: күпчелек очракта куркыту, янау, җәзалау белән эш иткән бу хезмәткәрләрнең әллә ни яхшы даны юк. 2016 елда ук Россиядә коллекторларга шантаж, янау, өзлексез шалтырату һәм бурычлы кешеләргә психологик басым ясау ысулларын тыючы закон кабул ителсә дә, әҗәт йөгеннән генә түгел, акчаны таләп итүчеләрдән дә алҗыган халыкның шикаятьләрен әле дә кабул итәргә һәм тикшерергә туры килә.

Бурыч эче борыч

Хәзерге вакытта Татарстанда 13 коллектор оешмасы эшли. Былтыр мондый оешмаларның саны 14 иде. Закон кысасында эшли алмагач, бер оешма ябылырга мәҗбүр булган.

Коллекторларның законсыз эш итүләре аркасында приставларга мөрәҗәгать итүчеләр күрсәткече исә мондыйрак: 2021 елда – 733, 2022 елда – 1 057. Бу елның гыйнвар – сентябрь аралыгында коллекторларга карата шикаятьләр саны 545кә җиткән. Хәер, узган ел андыйлар күбрәк иде: суд приставларына ул чорда 700гә якын мөрәҗәгать кергән.

Бурычлы кешегә көн күрсәтмәсәләр, нишләргә? Аның хокуклары бармы? Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча дәүләт реестрын алып бару һәм түләү вакыты чыккан бурычны кире кайтаруны хәл итүче юридик затлар эшчәнлегенә контроль бүлеге җитәкчесе Дмитрий Богумель, бар, дип тынычландыра.

Белгеч сүзләренчә, халыктан килгән шикаятьләрнең күпчелеге коллекторларның өзлексез шалтыратуларына, смс-хәбәрләренә, психологик басым ясауга бәйле видеоларына бәйле икән.

– Бурычлылар белән ничек эш итәргә икәне 230 номерлы Федераль законның 4 нче маддәсендә аңлатыла, – дип искәртә Дмитрий Богумель. – Шалтырату димәктән, телефоннан шалтырату саны аена сигездән, атнасына – икедән, көненә бердән артырга тиеш түгел. Текст хәбәрләренә килгәндә, тәүлегенә – ике, атнасына – дүрт, аена 16 хаттан да артыграк язарга ярамый. Коллекторлар очрашырга тәкъдим итәргә мөмкин. Андый күрешүләр саны да чикле – атнага бер генә.

Коллекторлар вакыт ягыннан да чикле: алар төнлә яки иртә таңнан шалтыратырга тиеш түгел. Закон буенча, эш көннәрендә 22.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 20.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр шалтырату тыела.

Баксаң, җитәкче үзе дә намус кушканча эш итә белмәүче коллекторлар корбаны икән.

– Бер ел буе төнлә телефонга шалтыраттылар. Бер ел буе алай ярамаганын, закон буенча түгеллеген аңлатырга тырыштым. Нәтиҗәдә административ эш ачтык. Бу телефон номерының элеккеге хуҗасы безгә үзе мөрәҗәгать итте, тикшерү уздырып, аны республиканың Арбитраж судына тапшырдык. Банкны җаваплылыкка тарттык. Мине борчыганнары өчен – 10 мең сум, законсыз эш алып барулары өчен  500 мең сум күләмендә штраф салынды, – дип сөйләде ул.

Белгеч тагын бер очракны телгә алды. Вахитов районы судында тикшерелә торган эш бу. Берәү әҗәтләрне бурычлы кешедән генә түгел, ә аның барлык гаилә әгъзаларыннан сорый башлаган. Кыз баласына исә җенси көчләү белән үк янаган. Бу оешманы, билгеле, җаваплылыкка тартып, 1,5 млн сумлык штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.

Дмитрий Богумель штраф күләме хакында да искә төшерде: кемдер коллекторлык эшчәнлеге белән физик зат буларак шөгыльләнә икән, аңа 50000 сумнан 500000 сумга кадәр штраф яный. Юридик затка исә 200000 сумнан 2000000 сумга кадәр штраф каралган.

Белгеч сүзе

Коллекторлар шәхеснең хокукын бозган очракта нишләргә? Аларны да судка биреп буламы? «ВТ» юристы Булат Закировтан шул хакта сораштык.

– Закон нигезендә коллекторларга нәрсә эшләргә ярамый соң? Беренчедән, бурычлы кешегә физик көч куллану яки аны куллану, үтерү яки сәламәтлеккә зыян китерү белән янау; икенчедән, милекне юк итү, җимерү яки зыян китерү белән янау; өченчедән, кешенең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган ысулларны куллану; дүртенчедән, бурычлы кешегә һәм башка кешеләргә психологик басым ясарга, бурычлы кешенең һәм башка кешеләрнең намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсетүче башка гамәлләр башкарырга. Нинди хокукны бозуларына карап, мөрәҗәгать итү органы да билгеләнә. Әйтик, физик көч куллану, җәзалау яисә үтерү белән янаганда – полициягә, шалтырату кагыйдәләрен бозган очракта – Роскомнадзорга.  Искәртеп үтик: коллекторлар эш көннәрендә 08.00дән 22.00гә кадәр һәм ял көннәрендә 09.00дән 20.00гә кадәр генә шалтырата ала. Суд приставлары федераль хезмәтенә исә коллекторларга кагылган теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итеп була. Банк, микрофинанс оешмасы тарафыннан бозылган хокукларны Россия Үзәк банкына хәбәр итәргә мөмкин. Башка ведомстволарга мөрәҗәгатьләрегез уңышсыз икән, Россия Прокуратурасына мөрәҗәгать итеп карарга була. Иң мөһиме, шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткәнче, сезнең хокукларыгызны бозу турында дәлилләр (фото-видео, диктофон язмалары, телефон сөйләшүләре язмалары, хәбәрләр, хатлар, китерелгән зыянны һәм зыянны теркәү) алырга кирәк, – диде юрист.

Моннан тыш, коллектор, банк, микрокредит оешмаларының законсыз гамәлләре турында 8 (843) 514-92-35 «кайнар элемтә» телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була.

 

Коллекторлар белән ничек аралашырга?

Иң беренче чиратта, паникага бирелмәскә. Шалтыраткан хезмәткәрне тыныч кына тыңларга, шалтырату максатын белергә кирәк. Шалтыратучының исемен, вазыйфасын, агентлык атамасын соратып, язып калырга була. Бурыч суммасын белешегез.

– Профессионаллар сезне куркыту өчен түгел, ә киресенчә, сезнең мәнфәгатьләрне исәпкә алып эш итәчәк – шуны онытмагыз.

– Кредитор турында мәгълүматны Суд приставлары федераль хезмәтенең ачык реестрыннан белешегез.

– Борчылмыйча, тыныч кына сөйләшегез. Сезнең төп максат – мәгълүмат туплау.

– Агентлыклар еш кына бурыч йөген киметү мөмкинлекләре барлыгын әйтә. Мәсәлән, бурыч түләүнең индивидуаль графигы, кичектереп түләү, реструктурлаштыру, башка төр ярдәм чаралары.

– Коллекторлар төнлә шалтыратып интектерә һәм бу мәсьәләне тыныч кына хәл итеп булмый икән, агентларның закон кысасында эш итмәвен исбатларга ярдәм итәрдәй дәлилләр туплагыз. Ике арадагы сөйләшү яздырылганны хәбәр итегез, шалтыратулар кабул ителгән сәгатьләр турында мәгълүматны саклагыз.

*Казанда хезмәт күрсәтүче коллектор агентлыгы мәгълүматларына таянып

Сан

* Суд приставлары федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, узган елда Россия буенча коллекторларга карата шикаятьләр саны 20 процентка арткан. 2022 елда җәза чарасы сыйфатында билгеләнгән штрафлар күләме 286 миллион сум чамасы тәшкил иткән. Алдагы елдагыга караганда 40 процентка зуррак сан бу. Узган елда түләү вакыты чыккан бурычларны кире кайтаруда хокукларны кысу очраклары буенча суд приставларына 39 мең мөрәҗәгать кергән. Суд приставлары коллекторларга карата административ хокук бозулар турында 5,6 мең эш  (2021 елдагы белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк) кузгаткан.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү