Бүгенге яшь буыннан пионер ясап буламы?

Хәзерге чор яшьләренә тәнкыйть күп эләгә. Кызганучылар, алар өчен борчылучылар да җитәрлек. Рухи маяклары, терәүләре юк, диләр, «элеккечә» булмауда гаеплиләр. «Элеккечә» ясар өчен, төрле оешма-хәрәкәтләр дә оештырып карыйлар. Тик элек яраганнар хәзергеләргә килешәме икән ул…

Бүгенге буын белән нишләргә? Бер калыпка салып тәрбияләү отышлымы һәм, иң мөһиме, бу мөмкинме? Аларга идеология дигән рухи азык кирәкме? «ВТ» яңа буынның нинди булуы һәм аларның кызыксынуларын белеште.

«Алтын урталык» эзләгәндә

Яшьләрне тәрбияләү дигәндә, элек уңышлы эшләп килгән пионерия оешмаларын еш телгә алалар. Шуңа хәзер аны торгызу, торгызып булмаса, аңа охшаш берәр оешма булдыру турында сөйләшә башладылар. Башларында җил уйнаган яшьләрнең аңына идеология кирәк дип борчылудан инде. Ансыз дөнья кая барып җитәр бит, билгесез. Үсеп килүче буынны алдан ук тормышка әзерләргә, тәрбияләргә кирәк. Мәктәп һәм гаиләдәгесе генә җитми.

Оешма булдырырга теләүләре әйбәт анысы. Иш янына куш булыр иде ул. Әмма аның хәзерге балаларга якын булуы мөһимрәктер әле. Моны хәтта ил башлыгы Владимир Путин да берничә тапкыр әйткәне булды. «Өстән кушканга» түгел, башта балалардан сорыйсы. «Һәрвакыт әзер!» ише шигарьләр, кызыл галстук, тарихи шәхесләрнең батырлыгы белән генә кызыктырып булмаячагы көн кебек ачык. Яңа оешма андый булмас, диләр.

– Оешма вакыт чынбарлыгына һәм, гомумән, цифрлы икътисад, мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсешенә туры килергә, шулай ук яшьләрнең кәефен исәпкә алырга тиеш, – дип фикере белән уртаклашты Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дмитрий Шатунов. – Пионерия бит ул Советлар Союзы чоры өчен актуаль, үз вакыты өчен кирәкле иде. Хәзер инде безнең илдә бөтенләй башка тарихи чор. Пионериянең 100 процент күчермәсен бүген кабатлау нәтиҗәсез булачак, ул актуаль түгел.

Элегрәк Татарстанның яшьләр эшләре министры булган, хәзер Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов әйтүенчә, балалар оешмасына яшь буынның иң актив вәкилләре җәлеп ителә. Шул ягы да бар: күп кенә иҗтимагый хәрәкәтләр еш кына бер үк балалар белән эшли. Ә хәзерге вазгыятьтә кеше берничә төрле оешманың әгъзасы булса да начар түгел. «Безгә балалар оешмалары массакүләм, кызыклы, аларга ихтыяҗ булсын өчен күп эшлисе бар. Хәзер андый оешмаларны берләштерү (консолидация), яңа бурычларга игътибарын юнәлтү соравы килеп баса», – дигән фикердә экс-министр. Дамир Фәттахов искәрткәнчә, балалар-яшүсмерләрдән элемтә алгач кына, ниндидер оешма һәм аның бурыч-максатлары турында сөйләргә мөмкин.

Идеологик берләшүләр турында республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның да әйткәне бар. «Ватанпәрвәрлек, Ватанга мөнәсәбәт, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өлешенә – идеологик тәрбиягә игътибар итәр вакыт җитте, шуңа да оешма кирәк», – дигән иде ул бер вакыт.

Ә менә «Тәртип» радиосы башкарма продюсеры Айваз Садыровның идеология дигәннән фикере мондыйрак:

– Ниндидер оешма булдырып, идеология булдырып, шуны маяк итеп куюга караганда да гасырлар буе сыналган иң яхшы ысул – дин. Идеология ул һәрвакыт заман сулышына, заманга иярә һәм үзгәрә. Шул ук пионерия идеологиясен телгә алыйк. Әмма аларның гомере һәрвакыт чикле. Үз дәвере белән алар юкка чыга. Ә дин – әхлак, тәрбия якларын да исәпкә алган, тормышны күзаллауга, тормыш сорауларына җавап бирерлек чын мәгънәсендә дөрес юл.  Балаларга шул тәрбияне бирү кирәк. Ул вакытында сеңдерелсә яхшы. Куркытып, мәҗбүриләп түгел! Үрнәк-мисаллар кирәк. Бу очракта бала моны үзенең тормыш кануны, фәлсәфәсе итеп кабул итәчәк, гомер буе шуңа тугры булып калачак. Дин тәгълиматлары буенча тәрбияләнгән балалар күбрәк булган саен, җәмгыять тә шулкадәр чистара.

«Бөтенесе дә Вәли булмас»

Бу уңайдан яшьләр үзләре нинди фикердә соң? Бер калыпка салынырга, бер төрле тәрбияләнергә телиме алар? Әллә булган оешмалар да җитеп торамы? Шул хакта кызыксындык.

Барысын да бер көймәгә куып кертеп булмас. Ясалма интеллект проектлары координаторы, «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисы администраторы Тимерхан Шәйхетдинов шундый фикердә.

– Дөньякүләм тенденцияләргә, безнең илдәге процессларга карап, идеологиянең төрле булуы, аларның барысы да закон кысасында, әхлакый кагыйдәләргә туры килүе мөһим. Барысын да бер идеологиягә китерү, әлбәттә, яхшы. Әмма шул идеология тарафдары булырга теләмәгән кешеләрне дә онытмаска бит. Бөтенесе дә Вәли булырга теләмәс. Барысын да бер көймәгә җыеп булмас, – дип саный яшь егет. – Чынлыкта, безнең илдә, республикада күп кенә балалар һәм яшьләр өчен оешмалар нәтиҗәле эшчәнлек алып бара, үз идеологиясен төзергә тырыша. «Сәләт», «Йолдызлык», «Россия мәктәп укучылары» хәрәкәте, дисеңме. Турысын әйткәндә, аларның бер-берсе белән элемтә булдырып, эшләп торуы әһәмиятле. Әйтик, баланың бер хәрәкәттә катнашып, вакыт узу белән икенчесенә күчүе. Яшьләрне идеологик юнәлештә тәрбияләргә кирәк, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, үзем дә заманында шактый гына балалар оешмаларында катнашып йөргән идем. Хәзер дә балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерү кирәк. Бу – алар өчен фикер белдерү урыны да. Шик юк, олы тормышка әзерли торган мәйданчык та – нәкъ шул. Кешеләр белән эшләү, җитди мәсьәләләрне хәл итү кебек сыйфатларны шул оешмаларда үзләштереп була.

Яшьләр хәрәкәтен берләштергән, системалаштырган бердәм оешма булса яхшы. Активист кыз, «Шаян ТВ» каналы алып баручысы Зилә Хәбибуллина менә шул хакта хыяллана.

– Идеология – бик четерекле, үзенчәлекле мәсьәлә ул. Без, XXI гасыр яшьләре дә, шундый. Безне элек булган хәрәкәтләр белән генә тиз арада күтәреп булмас. Әлбәттә, тарихны онытырга ярамый. Тик аны кайтарырга да кирәкми. Ә менә яшьләр хәрәкәтен системалаштырган оешма булса шәп! Бу оешманың үз кануннары, кагыйдәләре булуын теләр идем, – ди Зилә. – Миңа хәзер эшчәнлек алып барган иҗтимагый хәрәкәтләр дә бик ошый. Алар үзенчәлекле. 2021 елдан  Татарстанның балалар оешмалары советы рәисе булып торам. Республикадагы барлык балалар оешмалары белән эш алып барабыз. Эш белән беррәттән үзебезне бер гаилә дип саныйбыз.

Гомумән алганда, яшьләрнең идеологиясе бармы соң ул? Практик психолог, психология фәннәре магистры Зөһрә Кәримова бар, әмма үзгә ул, дигән фикердә.

– Хәзер яшьләрдә идеология шундый ки, аларга белем алу да алай ук кызык түгел. Күбрәк бизнес кызыктыра, алар үз-үзләренә эшләргә тели. Шул рәвешле күбесе: «Ә укырга кирәкме?» – дип уйлый. Эчке максатларга килгәндә, яшьләр күп нәрсәгә җиңелрәк карый. Университетта укудан тыш та үзеңне камилләштереп, белем алып була икәнен яхшы аңлыйлар. Куркулары да бар инде. Мин моны шәхси тәҗрибәмнән дә әйтә алам. Әмма шуны күзәткәнем бар: нәрсә телиләр, шуны эшлиләр, кая барырга телиләр, шунда баралар. Хәзер үсмерләр дә телефон-гаджетлар белән күбрәк дус. Аларны мәгълүмати технологияләр тармагы, цифрлашу өлкәсе кызыксындыра, – ди белгеч.

Юксыну

Яшьләр тарихны онытмау һәм яңалык яклы булса, өлкән буын яшьлеген сагыну белән тиңли ул идеологиягә корылган хәрәкәтләрне. «ВТ»ның социаль челтләрләрендәге хатирәләр дә шуны дәлилли.

– «Мин дә пионер булдым!» – дип горурланып әйтә алам. Ул вакытта да кайбер балаларда шуклык бар иде, ләкин без бер-беребезне, укытучыларны чын күңелдән хөрмәт итә идек. Шулай булмыйча – уку авыррак бирелгәннәргә дәрестән соң калып булыша идек. Хәлдән килмәсә, укытучылар булышты. Бушка! Бар да әйбәт булыр дип, без чын күңелдән киләчәгебезгә ышана идек, – дигән истәлеген язып калдырган Нурия ханым Закирова.

Рәшидә Фәхриева исә хәзер пионериягә охшаш оешманың булмавы үзен бик сиздерә дигән фикерен язып калдырган: «Ул октябрят, пионер, комсомол булуы ничек күңелле иде! Өстә җаваплылык тоя идек. Укытучы кушкан эшне 100 процент белән үтәргә тора идек. Малайларны пионердан, комсомолдан төшерәбез дигән куркыту кырын эшләрдән тыеп торды. Ул галстук тагу ямь өсти иде мәктәп формасына».

Раушания Солтанова: «Пионериянең бер зыяны юк. Барлык партияләр дә хуплар иде. Балаларның да бер ышанычлы партиясе булыр иде», – дип саный.

 

P.S. Шунысын да әйтми калу дөрес булмас. Үсеп килүче буын белән эш алып барырга телиләр икән, идеология белән дөньяга караш (мировоззрение) төшенчәләрен бутамыйча, кушмыйча эшләргә кирәк. Идеология – барыбер дә мәҗбүриләп тагыла торган күренеш ул. Ул барысына да бармаска мөмкин. Ә менә дөньяга карашны формалаштырырга ярдәм итү – бөтенләй башка мәсьәлә. Анысы өчен бездә үрнәкләр юкмы әллә?

 

Сан

Росмолодежь мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта төрле хәрәкәтләргә һәм оешмаларга җәлеп ителгән балалар саны 3–5 млн кешегә җиткән. Ә мәктәпләрдә укучылар саны – 18 млн. Реестрдагы иҗтимагый хәрәкәтләр саны – 310.

Соңгы 30 елда ил күләмендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен иҗтимагый хәрәкәтләр саны бермә-бер артты. Татарстанда гына да аларның саны – 750.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү