Быел Татарстан белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше 2 миллиард доллар тәшкил итәчәк дип фаразлана

Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «РОСТКИ» халыкара форумы кысасында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Бу елның алты аенда республикага инвестиция кертемнәре 385 миллиард сум тәшкил итте, – диде ул. – Төбәкнең төп капиталына җәлеп ителгән инвестицияләр үсеше 116 процент.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, былтыр Татарстан белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше 1,6 миллиард доллар тәшкил иткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш — 58 процент.

Форум кысасында да эш дәвам итә. Тәгаен очрашуларга килгәндә, ике арада энергетика, төзелеш техникасына бәйле проектлар чынга ашуына мөмкинлекләр зуррак, дигән фикер әйтте Талия Миңнуллина.

«Быел Татарстан белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше 2 миллиард долларга җитәчәк һәм аннан да артып китәчәк дип фаразлана», — диде ул.


Фикер өстәү