Республикада 1184 мәктәптә – театр, 117 мәктәптә музей эшли

Республикада 360 меңнән артык укучы төрле түгәрәкләргә йөри. Аларга шартлар тудыру өчен, өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерү буенча республика программасы кирәк. Татарстан Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе уздырган «түгәрәк» өстәл»дә өстәмә белем бирү турында сөйләштеләр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү башлыгы Айгөл Кашапова республикада Өстәмә белем бирү буенча федераль концепцияне тормышка ашыру планы раслануын, бүген алты юнәлеш буенча 153 өстәмә белем бирү оешмасы эшләвен әйтте. Республикада 1184 мәктәптә – театр, 117 мәктәптә музей эшли. Өстәмә белем бирү педагоглары саны – 6 меңнән артык. Әйтик, республикада балаларның сәләтен үстерү буенча өч мәктәп кванториумы бар. Быел Яшел Үзәндә ачылган. Беренчесе Казанда эшли башлаган иде. Анда шул мәктәптә укыган гына түгел, уку йорты тирәсендә яшәгән башка үсмерләр дә шөгыльләнә ала.
Айгөл Кашапова өстәмә белем бирү федераль навигаторын кертү планнары турында да сөйләде. Анда барлык министрлык, оешмаларның профильле программалары тупланачак.
– Навигатор балалар, әти-әниләр, укытучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирүче бердәм мәгълүмат үзәге булачак, – дип аңлатты белгеч.
Аның чыгышыннан соң Лилия Маврина өстәмә белем бирү оешмаларының матди ягы хакында сорашты.
– Республикада бүген 44 максатчан программа бар. Кызганыч, өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерү буенча программа юк. Без өстәмә белем бирү оешмаларын төзү, капиталь ремонт буенча махсус республика программасын булдыру мәсьәләсен күп тапкыр күтәрдек. Тик ни өчендер сорау ачык кала, – диде Лилия Маврина. Бу уңайдан ул министрлык вәкилләренә мондый оешмаларны төзекләндерүне планлаштыруга җитди карарга, шулай ук имин булмаган гаиләләрдәге балаларның дәрестән тыш ялын оештыруга игътибарны арттырырга кушты.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты урынбасары Людмила Рыбакова мәктәп музейларын паспортлаштыруга, андагы хезмәткәрләргә семинарлар оештыруга, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова исә, техникум, көллият студентларының ялын оештыруга игътибарны арттыру кирәк, дип белдерде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү