Хатын-кыз депутатлар “Яңа елга – мәрхәмәт белән!” хәйрия акциясен уздырган

“Мәрхәмәт” берләшмәсе депутатлары “Яңа елга – мәрхәмәт белән!” хәйрия акциясен уздырган. Аның барышында алар республика хастаханәләрендә коронавирустан дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырган.

Әйтергә кирәк, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Яңа ел хәйрия акциясен моңа кадәр дә инде берничә тапкыр оештырган иде. Быел акциягә видеоэлемтә аша Идел буе төбәкләренең законнар чыгару органнары хатын-кыз депутатлары да кушылган. Депутатларга һәм хастаханәләр табибларына Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова мөрәҗәгать иткән.
“Без бүген һәм бәйрәм көннәрендә коронавирус пандемиясен тоярга мәҗбүр булган балалар хакына җыелдык. Идел буе федераль округының тугыз төбәге вәкиле безнең белән бүген. Балаларның савыгып аякка басулары өчен мөмкин булганың барысын да эшләүче табибларга рәхмәт! Бу эштә Татарстанга ярдәм иткән төбәкләрнең хатын-кыз лепутатларына рәхмәт!” – дип басым ясап әйткән Татьяна Ларионова.
Хәзерге вакытта республиканың алты хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктырган балалар дәвалана. Хатын-кыз депутатлар җыйган Яңа ел бүләкләре РКБ, Казанның 18нче шәһәр клиник хастаханәсе, Лениногорск үзәк хастаханәсенең, шулай ук Кама медицина үзәге, Чаллы шәһәре йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар бүлекләре җитәкчеләренә тапшырылган.


Фикер өстәү