Татьяна Ларионова: «Сезнең кулда һәр ветеран турында мәгълүмат булсын»

Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт иткән, шул чорда туган хатын-кызларны онытырга хакыбыз юк! Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова  әнә шулай диде.  Депутатлар «У войны не женское лицо» («Сугыш хатын-кыз йөзле түгел»)  дигән проектның икенче этабы хакында сөйләште.

Исегезгә төшерәбез: әлеге проектның  беренчесе Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланса, икенчесендә тыл хезмәтчәннәрен  барлап, аларның тормышы белән танышачаклар.

Әле барлый башлаганда, Чаллыда 1185 сугыш ветераны, шул исәптән 1137 тыл хезмәтчәне яшәгән. Декабрь башында алар 897гә генә калган. Бу хакта шәһәрнең хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова җиткерде.

– Чаллыда  яшәүче һәр ветеранга депутатлар беркетелде. Тыл хезмәтчәннәре дә игътибар үзәгендә. Мәктәп укучылары да өлкәннәрнең тормышы белән кызыксына, алар хакында мәгълүматлар җыя. Сугыш хатирәләрен яңартып, музей, күргәзмәләр ясый, – ди ул.

Татьяна Ларионова  өлкәннәр белән барып сөйләшү, хәлен белү яклы.

– Алар үзләренең кирәклеген тоярга тиеш. Сезнең кулда һәркайсы турында мәгълүмат булсын. Бәлки, кемгәдер  кичекмәстән табиб ярдәме кирәктер, кайберсенең гаиләдәге тормышы авырдыр, яшәү шартлары начардыр – бу хакта без белергә тиеш. Районнарда эшләүче гериатрия кабинетлары  хакында белешик. Алар чынлап та эшлиме? Тыл хезмәтчәннәре бу хакта беләме? Безгә ялгыз гына түгел, коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар белән бергә эшләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына без һәркемгә барып җитәчәкбез, – диде Татьяна Ларионова.

Мөслим районының хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Илүсә Исламова исә, үзләрендәге үрнәк тормышта яшәүче өлкәннәрне атап үтте. Араларында 100 яшен тутырган Гиндулла абый белән тиздән 90 яшен билгеләп үтәчәк Нәҗибә апа да бар.

– Сәхиповлар гаиләсе белән горурланабыз. Олы яшьтә булуына карамастан, алар әле дә сарык, кош-корт асрый. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. Озын гомерле булуның серен дә сабырлык һәм эш сөюдә дип аңлаталар. Гиндулла абыйның зур сөенече бар: күптән түгел аңа тиешле орденны тапшырдылар, – ди Илүсә Исламова.

«Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәрен кайгыртуны бөтен район белән башкарабыз», – диде ул. Аларга авыл җирлеге башлыклары да, иҗтимагый оешма, район җитәкчеләре һәм волонтерлар да ярдәм итеп тора икән.

Утырышта сугыш чорын хәтерләткән фотолар барлау дәвам итүен дә искә төшерделәр. Шулай ук яңа бәйге башлануын дә хәбәр иттеләр. Бәйгедә һәркем катнаша ала. Шарты гади – Җиңүгә өлеш кергән хатын-кызларның язмышы хакында  газета-журналларга язып җибәрергә кирәк.

Очрашуда «Мәрхәмәт» оешмасының якын көннәрдә башкарачак эшләренә дә тукталдылар. Республика хастаханәләрендә коронавирустан дәваланучы 220 балага Кыш бабай күчтәнәче өләшәчәкләр. Татьяна Ларионова шул рәвешле булса да бу сабыйларның күңелен күрергә өнди. Ә менә тәрбиягә алынган, күпбалалы  гаиләләрдә үсүче сабыйлар исә елдагыча «Әкият» бинасына чыршы бәйрәменә үк килде.

– Барлык таләпләрне үтәп, без сабыйларга бәйрәм бүләк итәбез.  Әлеге сабыйлар да үзләрен кайгыртканны тоярга тиеш. Араларында төрле язмышлылары бар. Тәмле күчтәнәчләр белән күңелләрен күтәрәсе килде. Яңа ел һәркемгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен, – диде Татьяна Ларионова.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү