Казанның кайсы шугалагына барырга? (ИСЕМЛЕК)

Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары өчен быел 18 боз шугалагы эшләячәк. Тимераякта шуу өчен иң шәп урыннарны тәкъдим итәбез.

«Трудовые резервы» стадионы. Ноябрь уртасыннан бирле эшләүче шугалак бу. Үз тимераяклары белән килүчеләр өчен бозда шуу 60 сумга төшәчәк. Олыларга сәгатенә – 150, балаларга 70 сум түлисе.
Адрес: Николай Ершов урамы, 7.

Чирәмдәге хоккей үзәге. Шугалак 10 декабрьдән эшли башлады. Олылар өчен сәгате – 140, балалар өчен – 70 сум. Үз тимераяклары белән килгән кешеләр 50 сумга шуа ала.
Адрес: Оренбург тракты, 11.

«Казанская ярмарка». Шугалак 19 декабрьдән эшли башлар дип көтелә. Бозда шуу өчен олыларга 1 сәгать өчен – 150, балаларга 100 сум түлисе. Үз тимераяклары белән килүчеләр 50 сумга керә ала.
Адрес: Оренбург тракты, 8.

«Дубравная» базасы. 1 декабрьдән бирле тимераякта шуарга яратучыларны кабул итүче шугалак бу. Бәясе – сәгатенә 120 сум.
Адрес: Дубравная урамы, 2б.

Кремль яр буе. Иң популяр шугалакларның берсе. Матурлыгы белән дә, озынлыгы белән дә күпләрне таң калдырырлык ул. Үз тимераяклары белән килүчеләргә шугалактан файдалану 50 сумга төшәчәк. Ә башкаларга бәя – сәгатенә 150 сум.

«Ракета» стадионы. Шугалак ял көннәрендә эшли. Керү бәясе – 130 сум. Прокат – 100 сум (олылар өчен), 50 сум (балалар өчен).
Адрес: Стадион урамы, 1.

 

Фото: jivi-interesno.ru


Фикер өстәү