Дәвасыз «чир»: кышкы балыкчылык үзенчәлекләре

Балыкчыны су буена балык кына тартамы? Кышкы балык тотуның ни рәхәте бар? Бу – чыгымлы мавыгумы? Балыкчылар фәлсәфәсенә төшенергә тырыштык.

Кышын кызыграк

Кышын балык тотуны сәнгатькә тиңли һәвәскәр балыкчылар. Сүзләрендә хаклык бардыр да: чатнама суык та, үтәли җиле дә, боз өстендә утыру да куркытмый бит аларны. Түземлекләренә дә ис китәрлек. Аларны жәлләмәгән кешеләр дә сирәктер. «Кибеттән дә алып була бит ул балыкны, нужа йөртәме инде?» – дип борчылганнар да юк түгел.

Байлар Сабасыннан Хәниф Тимербаев, тәпи киткәннән бирле балыкка йөрим, ди. Үзе мәдәният бүлегендә эшли. Атнасына бер тапкыр булса да, суга төшеп, кармак салып керә ул.

– Мишә буенда үскән егет бит мин. Әтигә ияреп йөрелгән башта. Аннан үзем генә йөри башладым. Әни кычыткан тотып эзләргә чыга иде, кеше-фәлән күрмәгәндә, тагын чыгып кача идем. Җәен безнең бар шөгыль – эш һәм балык тоту булды, – дип сөйләде ул. – Урысларда шундый сүз бар: «Не за рыбой, а на рыбалку». Без дә шул. Тотсак – шәп, тотмасак та начар түгел. Физик хәрәкәт бит ул. Бер баруда 15 чакрым җәяү йөрисең, әллә ничә тишем тишәсең. Җанга рәхәтлек бирә ул бер барып кайту. Адреналин аласың. Быел балык әйбәт эләкте. Су аз, балыкның качар җире юк. Мактанып әйтүем түгел, әмма бозга кергәндә курыккан юк. Һәр кешенең берәр шөгыле булырга тиеш. Болай да диванда күп ятабыз. Балык тотарга барып, гәүдәне яздырып кайтсаң, ничек әйбәт бит!

Һәвәскәр балыкчы гына түгел, 1999 елдан бирле Сабада җәйге-кышкы балык тоту ярышларын оештыручы да әле ул. Йөзәрләгән балыкчы катнаша икән. «Иң күп балыкчылар – Сабададыр», – ди.

Балык тотуны кәсепкә әйләндерү өчен тырышмый Хәниф абый. Шулай да быел 2 меңгә балык саткан. Гадәттә тоткан кадәрен гел өләшә икән. «Күчтәнәч итеп бирү рәхәтрәк бит. Балык тоткан кешеләрнең күбесе үз уңышын ашамый», – ди үзе дә.

Үзен ялгызак балыкчы дип саный икән Хәниф абый. Эше дә гел кешеләр үзәгендә булгач, төркемләп йөрүләрне өнәми. Җәен хатынын да ияртә. Иң зур уңышларын барласаң, балыкчының кармагына 10 килолы сазан, эре чуртаннар эләккәләгән.

– Шөгылебезнең шул ягы яхшы: министрмы син, гади көтүчеме – балыкка барыбер. Монда тигезлек хөкем сөрә. «Мин килдем, кап!» – дип кенә булмый. Спорт дисәң, спортның гадел төре ул, – ди Хәниф абый.

Рәмзия Мифтахетдинова үзен бары тик кышкы балыкчы дип саный. Җәен кармак салмый, ә кышын елга буеннан алып кайтып булмый аны. Балык тоту белән егерме елдан артык мавыга. Кышкы чорда 20–30 тапкыр балык тотарга чыга ул. Яше биш дистәдән арткан инде үзенең. Хәзер менә оныгын да балык тотарга өйрәтә.

– Аңа бик ошый, әкренләп ияләштерәм. Үземнең дә тәүге балык тоткан чагым истә. Ул көнне 7 сыла балыгы эләккән иде, – ди ул. – Тоткан балыкны ирем белән ыслыйбыз йә туган-тумача, балаларыбызга бирәбез. Бик сирәк очракта гына кыздырабыз. Балык тоту үзе дә җиңел шөгыль түгел. Моңа өстәп чыгымлы да. Әйтик, боз өстендә күпме утырасын исәпкә алып, кием-салымны кайгыртырга кирәк. Җылы өс киеме гадәттә 15–19 мең сумга төшә. Салкын температурага чыдам аяк киеме 2700 сум тора. Иң арзан кармак – 500 сум, алдавыч (блесна. – Ред.) 80 сумнан башланып 1000–1500 сумга җитә. Ярга чыкканда ырым-шырымнарга таянмыйм, ышанмыйм. Теләсә нинди һава торышы булганда да балыкка барабыз. Төп кагыйдәм – боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмасын. Куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәк.

Мәҗлесләр алып баручы Айдар Галиәскәров туган ягына якын-тирәдәге сулыкларда кармак салырга ярата. Балачакта һәр малай-шалай кебек үк кызык өчен балык тотарга йөрсә, соңгы ике елда инде чынлап торып асылына төшенеп мавыга икән. Кышын күбрәк Камага һәм Нократ елгасына бара. Анда үзе кебекләр күп, аралашырга да була, күңелле, ди.

– Кечкенә чакта балык тоту белән хәзергесе арасында аерма зур. Элегрәк, азрак «салып алырга» ярата торганнарны балыкка йөри, дип әйтәләр иде. Хәзер балык тотуга башка караш, – дип саный Айдар. – Үзем генә дә йөргәлим. Иптәш егетләр белән дә баргалыйм. Кышкы балык тоту сезонында ялгызың гына боз өстендә утыру бик үк дөрес түгел. Нинди генә хәл булмас та, табигатьнең, һава торышының нинди генә чагы туры килмәс.

Балык тотканда да чама хисен югалтмаска кирәк, ди һәвәскәр балыкчы. Уңышка да кагыла инде бу. Кышын мактанырлык балык капканы юк әле, ди Айдар. Ә менә көзен кармагына 4 кг авырлыктагы балык эләккән. Иң зур уңышы әлегә шул.

– Балыкның кирәк кадәрен генә алам. Аның бит үз таләпләре бар, – дип аңлатты Айдар. – Ләгән, капчык тутырып балык алып кайткан юк, алай булдыра да алмас идем. Ашарлык кадәре җитә. Әйтик, судак балыгының озынлыгы 40 сантиметрдан артмый икән, аны алырга ярамый. Кечкенәләрен без дә кире җибәрәбез. Берш дигәненә аерым таләп. Анысын күпме күләмдә тотсаң да ярый. Тоткан очракта да, эрерәкләрен алырга тырышабыз. Балыкны саткан юк. Күчтәнәч итеп бирергә яратам. Әти дә, хатыным да балык ярата. Минем артык исем китми. Кәҗәсе түгел, мәзәге кызык, диләр бит әле. Балыкка бару – ял итү, башны кирәкмәгән уйлардан арындыру чарасы ул. Хатын да, бөтен начар энергияңне шунда калдырып кайтасың, ди, шуңа бу шөгылемә каршы килми. Үзенә күрә физик хезмәт, хәрәкәт бит ул. Әйтик, күпме чакрымнар үтелә, боз өстендә тишекләр тишәргә туры килә. Балык тотып утырганда уй-хыялларың, табигать белән бергә каласың. Әлбәттә, балыктан кайткач буыннар да, тән дә сызлый, арыйсың. Әмма ул – рәхәт ару. Балыксыз кайткан чакларым да була минем.

Бу шөгыльнең чыгымлы булуын да яшерми Айдар.

– Әйткәнемчә, элеккечә гади кармак белән балык тоту белән хәзергесен чагыштырырлык түгел. Әлбәттә, чыгымлырак кызыксыну бу. Юрганга карап аякны сузасың инде. Хәзерге заманда сайлау мөмкинлеге зурдан. Әйтик, өс киемен 30 мең сумга да, 10 меңгә дә табарга була. Мин ул кадәр хәстәрләнмим. Өс, аяк киемнәре барысы бергә 12 мең сумлык минем, – ди ул. – Балыкка барганда аякның җылыда булуын кайгыртырга кирәк. Төп кагыйдә әнә шул. Аягың, тәнең туңып утыра икән, бу инде балык тоту түгел.

Борнак авылы егете Айрат Фәйзрахмановны Айдар кебекләрнең остазы дисәң дә буладыр. Балык «чир»ен күпләргә ул йоктырган.

– Балыкка кечкенәдән йөрим, канга сеңгән ул минем. Әмма балык ашамыйм. Вакыт булган саен чыгарга тырышабыз. Кышын – Камага, җәен – Нократта. Вак-төяк балыкларны кире суга җибәрәм, эрерәкләрен алып кайтабыз. Саткан да бар. Өләшкән дә. Балык тотарга йөрү – ял итү чарасы, – ди һәвәскәр балыкчы.

Сүз уңаеннан, Борнакта ел саен балыкчылар ярышы оештырылып килә. Балтачта балыкчыларның елдан-ел артуына бу да сәбәпче.

Куркынычсызлык нәрсә белән үлчәнә?

Ел саен Татарстанда 100гә якын урынга ун меңләп балыкчы чыгып утыра. Боз өстендә исән калу кагыйдәләрен яттан белү зыян итмәс үзе. Кармак салулар соңгысы булмасын өчен. Хәер, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының санлы мәгълүматларына күз салсаң, боз өстенә чыккан халыкның саграк булуына ышанырга мөмкиндер. Чагыштыру өчен: республикада 2018–2019 елгы боз кату сезонында 3 кеше үлгән, 33 кешене коткарып кала алганнар. 2017–2018 елда сигез кеше боз астына киткән, 52 кешене коткарганнар. 2014–2015 елда биш кеше үлгән, 163 кеше боздан исән-сау чыккан.

Кармак салу куркыныч тәмамланмасын өчен, коткару хезмәткәрләренең балыкчыларга дигән киңәшләрен истә тотарга кирәк.

Куркынычсыз дип кимендә 7 см калынлыкта булган боз санала. Нык боз үтә күренмәле була. Аксыл бозга ышаныч юк. Боз өстендә йөргәндә дә, төскә игътибар итәргә кирәк. Әйтик, ул карарак булган саен, юкарак. Боз ныклыгын тикшерәм дип, аңа каты итеп бәрү дә дөрес булмас. Бозга ялгыз гына чыгу да куркыныч. Төркемләп йөргән очракта, 3–5 метр ара саклап атларга кирәк.

Балыкчыга бил каешына бау эләктереп куярга киңәш ителә. Боз астына төшеп киткән очракта, судан тизрәк чыгарырга мөмкинлек бирер ул.

Уңышсызлыкка дучар булып, боз астына китә калсагыз, паникага бирелмәгез. Бозлы су – рәхәт нәрсә түгел, шулай да кеше организмы мондый шартларда 5–7 минут дәвамында тора ала. Коткыга бирелеп, игътибарны туплап булмаячак. Башта бер, аннан икенче аякны чыгарып, ашыкмыйча гына боз өстенә чыгарга мөмкин. Салкында җылыну өчен алкоголь куллану дөрес түгел. Бу кешенең ориентациясен югалтуына китерә, үз-үзен тотышы үзгәрә. Җылыну өчен иң яхшысы – кайнар чәй.

 

Кышкы балыкчылык үзенчәлекләре

Балыкчыга киңәшләр

Балыкны рельефы катлаулы булган урыннарда эзләргә кирәк.

Йөзмә кармакка (поплавочная удочка) чабак (плотва), шыртлака (ерш), алабуга, йомры чабак (елец) кебек балыклар яхшы эләгә.

Чирткеч 2–3 см тирәнлектә урнашса дөресрәк. Югыйсә ул тиз катачак.

 

Ничек киенергә?

Баш киеме колакларны капларга тиеш.

Җылылык саклый торган эчке кием, өстеннән йон свитер кию яхшы булыр. Флис тукымадан куртка, йон пирчәткә, бияләй шулай ук туңмаска булышыр.

Аяк киеме су үткәрми һәм туңдырмый торган булсын.

 

Кышкы чорда балыкларның үз-үзен тотышы

Иң кимендә балыкларны 20–35ләп төре кыш буе ризык юнәтүне дәвам итәләр.

Корбан балыгы

5–9 м тирәнлектә

Алабуга

Төрле тирәнлектә

Судак

Төпнең текә борылышларында

Шамбы (налим)

Җәен дә, кышын да төптә

Чабак

Тирәндә

Боз калынлыгы

Һава температурасы 1 градуска төшкән саен, боз бер тәүлектә 2,5 миллиметрга калыная.

12–13 см диаметрда тирәнлектә тишемнәр ясый торган бозбурагыч (ледобур)

Тирәнлек үлчәгеч (җепкә бәйләнгән кургаш йөк)

Чүмеч йә шумовка (тишемнәрне кардан чистарту өчен)

Кармак (кармак сабы 30–40 см озынлыкта булырга тиеш, артыш агачыннан эшләнгән булса яхшы, чөнки ул салкынга чыдам)

 

Чулпан Гарифуллина әзерләде

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү