Аяктагы кан тамырлары киңәюдән саклый торган төнәтмәләр ясау ЫСУЛЫ

Шифалы мазь. 10 грамм ромашка чәчәгенә шалфей яфрагы белән чәчәге, 50 г ат кәстәнәсе агачының төелгән чикләвеге, 5 г бәрәңге крахмалы кушып болгатыгыз. Шулар өстенә 200 г кайнар тавык шулпасы салыгыз да, савытны сүрән утта кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып, 2,5 сәгать тотыгыз. Төн чыккач, әлеге катнашманы кайный башлаганчы утта тотып, суын саркытыгыз. Суынгач, аягыгызга сөртегез.

Помидор. Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметтерә башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкап куярга онытмагыз. Дәвалану процедурасын тамыр зәңгәрлеге беткәнче эшләргә кирәк.

Әрем. Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3–4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп, ярты сәгать утырыгыз.


Фикер өстәү