Каным жәл түгел сиңа!

Узган җомгада Казанның Кан тапшыру үзәгендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Кан бирергә теләүчеләрдән ишек төбеннән үк су буе чират җыелган. Без күрергә гадәтләнгән башка чиратлардан аермалы буларак, монда этеш-төртеш, тавыш-гауга да юк. Саваплы гамәл башкарырга килгән һәркем үзен чакырып алуларын сабыр гына көтә бирә.

Үзәктә эшләүчеләр исә моны гадәти күренеш, ди. Әмма башка көннәрдән аермалы буларак, узган атна ахырында биредә донорның бер көне бәйрәмгә әверелде. Кан тапшырырга килүчеләргә Бөтендөнья донор көне уңаеннан махсус мәдәни программа әзерләнгән иде. Алар өчен кызыклы викторина да оештырылды, күңел эше белән йөрүчеләрне баллы тәм-том белән дә сыйладылар.

Кан тапшыру үзәгенең табиб-трансфузиологы Екатерина Хафизова сүзләренә караганда, иртәнге тугыз тулганда инде барлыгы 84 кеше тапшырып өлгергән.

– Бу аңлашыла да. Алда – озын май яллары. Ә кан теләсә кайсы мизгелдә кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә ул һәрчак запаста булырга тиеш. Донорларыбыз да тыныч күңел белән ял итәчәк, – ди табиб.

Казанда яшәүче Хисамовлар өчен кан тапшыру гаилә традициясенә үк әверелгән. Ирле-хатынлы Камил белән Лилия елына бер түгел, биш тапкыр (!) кан тапшыра икән. Бу саваплы гамәл турында кычкырып сөйләргә яратмыйлар. «ВТ» хәбәрчесенең сорауларына да ялындырып кына җавап бирде алар.

Гаилә башлыгы – 37 яшьлек Камил Хисамовның инде 74 нче тапкыр кан тапшыруы икән. Беренче тапкыр 2003 елда барган. Ул чакта әле Кан үзәге Себер трактындагы бинада урнашкан була.

– Иптәш егеткә кан кирәк булгач, барган идем. Шуннан соң елга биш тапкыр гел кан тапшырам. Традициягә әйләнде. Хәзер хатыным да минем белән ел саен кан тапшыра. Кан тапшыргач, күңелдә үзенә күрә бер канәгатьлек хисе пәйда була. Минем каным кемгәдер ярдәм итә, кемнеңдер гомерен саклап кала, бит дим, – ди Камил.

Тормыш иптәше Лилия дә, кан тапшырудан соңгы рәхәтлекне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, ди. Быел 23 нче тапкыр кан тапшыра ул.

– Беренче тапкыр Кан тапшыру үзәгенә 2010 елда иремә иптәшкә бардым. Шуннан соң икәүләшеп йөри башладык. Аннан соң организмда шундый җиңеллек тоясың. Бер тапкыр кан тапшыргач, гел тапшырасы килә, организм гел шуны сорый. Кан бирмәсәң, авырайта башлый. Аның күбрәк рухи ягы рәхәтлек бирә. Кемгәдер булыша алуың үзе – зур бәхет бит. Бүгенге шартларда кан бигрәк тә кирәк, – ди Лилия.

Кан тапшыручы донорларның кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да аннан соң уңай үзгәрешләр генә булуын әйтә. Авыруларга да сирәк бирешә башлыйсың, ди алар. «Елга бер тапкыр да грипп белән авырганым юк», «Ютәл, борынга томау төшүнең нәрсә икәнен дә оныттым», – дип әйтүчеләр дә булды.

Закон нигезендә, 18 яше тулган, үзен яхшы хис иткән, гәүдә авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган сау-сәламәт һәр  кеше донор буларак кан тапшыра ала. Аның алдыннан диета тотарга – майлы, авыр үзләштерелә торган ризык ашаудан тыелып торырга кирәк. Физик күнегүләр дә ясарга ярамый. Кан тапшырырга бер тәүлек кала су күп эчү файдалы. Юкса кан тапшыру авыррак булачак. Ач карынга да барырга ярамый. Кан тапшырасы көнне җиңелчә генә ботка яки йомырка тәбәсе ашау хәерле.

Республика кан үзәге хезмәткәрләре өчен дә кан тапшыру язылмаган кагыйдәгә әверелгән. Үзәккә килүчеләргә ярдәм итеп кенә калмый, бу саваплы гамәлгә үзләре дә өлеш кертә алар. Үзәктә унбиш елдан бирле шәфкать туташы булып эшләүче Гөлфия Сафина – Мактаулы донор. Шушы вакыт эчендә 60 тапкырдан артык кан тапшырган ул. Соңгы арада күбрәк плазма, тромбоцитлар тапшыра башлаган Гөлфия ханым. Ник дигәндә, соңгы арада аларына ихтыяҗ зуррак икән.

– Беренче тапкыр шушы үзәккә эшкә килгән елны кан тапшырдым. Электән үк кан тапшырасым килеп йөрдем. Әмма гемоглобиным түбән булганга күрә, моны эшләргә ярамый иде. Кан үзәгенә күчкәнче, реанимация бүлегендә эшли идем. Анда төнге сменада эшләгән чаклар күп булды, йокы җитмәде. Ул эштән китеп, режимны җайга салгач, гемоглобиным да күтәрелде, Аллаһка шөкер. Шуннан ел саен кан тапшыра башладым, – дип сөйләде тәҗрибәле донор.

Тумышы белән Апас районының Кече Күккүз авылыннан булган Гөлфия ханымның абыйсы, туганнан туганнары арасында да донорлар бар икән. Игелек эшләүне гаиләләре белән гадәткә керткән алар.

– Кан тапшыргач, шулкадәр җиңел. Организм яшәргәндәй була. Кан яңара бит. Кан тапшырган саен, Аллаһка шөкер, сәламәтлегем бар, кемгәдер ярдәм итә алам, дип сөенәм, – ди Гөлфия ханым.

Республика кан үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген Татарстанда 31251 донор исәпләнә. Ел буена Татарстанда уртача 55 тонна кан запасы әзерләнә. Бу барлык дәвалау оешмаларын кан белән тәэмин итәргә җитә.

Сүз уңаеннан, Татарстандагы донорларның 71 процентын ир-атлар тәшкил итә. Аларның кан тапшыруга әзерлеге яхшырак, ди белгечләр. Хатын-кызның төрле чагы була. Йөкле, бала имезүче хатын-кызлардан кан алмыйлар. Ир-атлар – елына  5 тапкыр, хатын-кызлар 4 тапкыр кан тапшыра ала. Плазманы ешрак тапшырсаң да була. Ник дигәндә, ул бик тиз яңара. Шуңа күрә аны ике атнадан кабат тапшырсаң да зыян юк. Кан тапшырганнан соң исә эритроцитлар 3–4 атна эчендә генә яңара. Шуңа күрә аннан соң донор ике айлап ял итәргә тиеш. Тромбоцитлар исә адреслы рәвештә генә тапшырыла. Аларның яраклылык вакыты 5–7 көн генә. «Шуңа күрә аны донорлар бик җитди очракларда гына, конкрет авыру өчен атап тапшырып китәләр», – дип аңлаттылар безгә үзәктә.

 

Донор булуның нинди өстенлекләре бар?

– Россия Хезмәт кодексы нигезендә, донор кан тапшырган көнне ял итәргә мөмкин. Аннан тыш тагын бер көн түләүле өстәмә ял бирелә. Аны бер ел эчендә кулланырга кирәк. Ялны еллык отпуск чорында ике көн рәттән алырга да мөмкин.

– Кан тапшырган кешегә туклану өчен 990 сум акча түләнә. Кан тапшыргач, белешмә язалар һәм шунда ук кассадан акча аласың. Кан бирәсеңме, плазмамы, башка компонентмы – бер үк сумма каралган.

– 40 мәртәбә һәм аннан да күбрәк кан; 60 тапкыр һәм аннан да күбрәк плазма; 25 мәртәбә яки аннан да күбрәк кан һәм 40 мәртәбә плазма; 25 тапкырдан азрак кан һәм 60 тапкыр плазма тапшырган кешеләр «Мактаулы донор» исеменә лаек була. Алар һәр елны үзенә уңайлы вакытта түләүле ял алырга хокуклы. Моннан тыш алар дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында чиратсыз дәваланырга, шифаханәләрдә дәвалану өчен, эш-уку урыныннан бирелүче ташламалы юлламаны чиратсыз алырга хокуклы. Мактаулы донорларга елга бер тапкыр акча да түләнә. Аның күләме ел саен индексацияләнә. Быел ул 17324 сум 11 тиен тәшкил итә. Моннан тыш Мактаулы донорлар җәмәгать транспортында ташламалы бәядән йөри ала.

 

Канны кайда тапшырырга?

Казан, Җиңү проспекты, 85

Чаллы, Гидротөзүчеләр ур., 19

Түбән Кама, Менделеев ур., 32 а

Әлмәт, Ленин ур., 157

 


Фикер өстәү