Владимир Путин Үзәк банкның төп ставканы «тотып тору»ны дәвам итү сәбәбен аңлатты

Россия Банкы төп ставканы инфляция куркынычы сәбәпле «тотып тора» — югыйсә ул Төркия һәм башка кайбер илләрдәге кебек ике урынлы дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге съездында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Инфляцияне киметүгә юнәлдерелгән бу тенденцияләрне без дә күрәбез, Үзәк банк та күрә, әлбәттә, гәрчә әле куркыныч бар, шуңа күрә алар төп ставканы тотып тора», — диде дәүләт башлыгы.

Президент фаразлавынча, әгәр Россия Хөкүмәте башка юлдан китсә, кайбер күрше илләрдә күзәтелгән ике урынлы инфляциягә охшаш вазгыять туарга мөмкин. Путин бу илләрдә төп ставканың сизелерлек күтәрелүен, әмма хәл үзгәрмәвен билгеләп үтте.

«Алар ниндидер чикне узды һәм хәзер нәрсә эшләргә белми. Аңлыйсызмы, мин монда дусларыбызны, әйтик, Төркияне күздә тотам», — дип сүзен дәвам итте РФ лидеры һәм бу эштә бик төгәл булырга кирәклеген билгеләп үтте – Россия регуляторы шулай эшли дә.

 


Фикер өстәү