Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанга республикада төрек бизнесының үсүе кирәк»

Татарстанга Төркия бизнесының алга таба да бездә үз проектларын үстерүе, республиканы Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйдан буларак куллануы кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе делегациясе белән очрашуда белдерде.

Ассоциациянең идарә рәисе Әрдәм Әдҗәй җитәкчелегендәге делегациясе вәкилләре Казанга республиканың инвестицион климаты белән танышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен эш сәфәренә килде. «Безнең очрашуга чын күңелдән шатмын. Төркиядән килгән кунакларны Ураза бәйрәме алдыннан кабул итү аеруча күңелле, мин сезне чын күңелдән котларга телим. Күбегез белән тотрыклы элемтәләр корылган – безнең республика белән нәтиҗәле эшлисез. Әлбәттә, Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Болар барысы да безнең дәүләтләр – Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә», – диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – ике ил арасындагы элемтәне ныгыту өчен үзеннән зур өлеш кертергә тырыша. «Элемтәләрне киңәйтүгә Төркия Президенты, Премьер-министр, парламент Рәисе, провинция губернаторлары, Төркия шәһәрләре мэрлары һәм безнең республикага еш килүче бизнес-делегацияләрнең сәфәрләре этәргеч булды. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышлары зур роль уйный. Безнең делегация Әнкарада да булды. Быел март аенда мин Антальяда дипломатик форумда катнаштым», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, Казанда – Төркиянең Генераль консуллыгы, ә Истанбулда Татарстан вәкиллеге бар. Моннан тыш, Казанның Әнкара, Истанбул, Анталия, Искешәһәр белән туганлык мөнәсәбәтләре бар. «Елдан-ел авиаэлемтә киңәя бара, һәм бу туристларга гына түгел, бизнеска да актив рәвештә хәрәкәт итәргә һәм барлык мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше якынча өч миллиард АКШ доллары тәшкил итте, 2022 елга зур үсеш күрсәтте. Төркия бизнесы республикага 2 млрд АКШ долларына якын инвестиция кертте. Татарстанда «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеҗам» – «Тракья Гласс», «Шишеҗам» – «Аутоматив Гласс», «Җошкуноз», ММК һәм «Җошкуноз»ның уртак проекты «СМЦ Алабуга», «Колуман», «Тирсан Кардан» кебек компанияләр актив эшли.

«Мондый проектлар күбрәк булырга тиеш дип ышанам. Бүгенге очрашу сезнең белән яңа элемтәләр һәм яңа проектлар өчен үзенә күрә бер башлангыч нокта булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү